Өлешчә мобилизация бу атнада бетәргә мөмкин

Россиядә солдатлар җыю бу атнада төгәлләнергә тиеш.

Өлешчә мобилизациянең киләсе атнага кадәр төгәлләнәчәге күздә тотыла. Бу хакта “Ведомости” Россия парламенты һәм администрациясендәге чыганаклары мәгълүматларына таянып яза.
“Бу җәһәттән Президент указы булмаска да мөмкин. “Мобилизация һәм мобилизациягә әзерләнү турында” Законда өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында указ күздә тотылмаган”, –дип билгеләп үтелгән язмада.

Әйтергә кирәк, өлешчә мобилизацияне төгәлләүне башта ук нәкъ менә октябрь ахыры – ноябрь башына төгәлләү планлаштырылган булган. Вакытлы хәрби хезмәткә чакыру (1 ноябрьгә билгеләнгән) чорына туры килмәсен өчен шундый карарга киленгән.


Фикер өстәү