Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Бу кайбер оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә кагыла.

Татарстанда 2023 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүче кайберәүләрнең хезмәт хакы 6%ка, ягъни 1,061тапкыр артачак. Биредә сүз “Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф сеткасы” кагылмаган оешмалар җитәкчеләренең, белгечләре һәм хезмәткәрләренең эш хакы үсү турында бара. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
Документ нигезендә, артканнан соң оклад күләме 12,6 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.

Республика хакимияте яңа елдан укытучыларга, мәгариф өлкәсенең башка хезмәткәрләренә (өстәмә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен кертеп), шулай ук мәдәният, спорт, дәүләт фәнни оешмалар белгечләренә түләүләрне исәпләү формуласын үзгәртәчәк. Бу хакта PROKAZAN хәбәр итә.


Фикер өстәү