Мобилизацияләнгән ир-егет хисләре: «Тормыш кадерен өйдән киткәч аңлыйсың»

Илдәге хәлләр берәүне дә битараф калдырмады. Кемнеңдер сөйгән яры, кемнеңдер әтисе, ире, улы, күршесе, дустына өлешчә мобилизация буенча повестка килде. Бу хәлләр башлангач, тиз генә күңелдән туганнарымны барладым. Армиядә хезмәт иткәннәрен чын иргә санап, аерып кына Ватанны саклаучылар көне белән котлый торган гадәтем дә бар иде.  Тегендә алып китсәләр, шулары иң беренче китәчәк бит! Йөрәк урыныннан кузгалды.

Иң элек авылдагы абый өчен борчылдым. Хәер, яше бар, аны беркая да чакырмыйлар икән. Кияү десантчы булып хезмәт иткән иде. Аны да уйлыйм. Ике кечкенә баласы бар, озакламый тагын бер сабые туачак. Үзе, бармыйм, дип тормый, алсалар, китәм, ди. Тагын бер энемне эшеннән җибәрмәделәр. Икенчесенең 3 баласы бар. Олысына 16 яшь тулганчы, чакырмаячаклар. Калганнарын эштән җибәрмиләр. Күңел үземнекеләр өчен беразга тынычланса да, ил өчен елавын дәвам итә. Башта интернеттагы видеолар күңелне айкаса, соңрак миңа да «Казан Экспо» үзәген таптарга туры килде. Студент елларындагы дустыбыз, иремнең бер төркемдәшен бирегә китерделәр. Баштарак үзе дә аптырады. Көн саен «Ватсап»тагы төркемгә, «Егетләр, неужели бер мин генә китәм?» дип тә язды. Авыл хуҗалыгында эшли иде ул. Эш урыныннан да бронь булмады. Авырулары да бар үзенең. Әмма чир эзләп йөри алмыйм, бөтен кеше монда калса, кем китәр, ди үзе.

 

Беренче очрашканда ерактан ук каршы килеп кочып алды. Бер дә үзгәрмәгән кебек. Ныклап карый башласаң, еллар битенә буразналар салып, чәчләрен сирәгәйткән. Олыгаеп та киткән кебек. Әле бит йөрәгендә күпме хәсрәт. Өйдә әнисе, туганнары борчыла, хатыны, ике улы өзгәләнә. Ул үзе дә өйдәгеләрен генә сөйләп тора.

– Килеп йөрмәгез, аннары сезгә дә, миңа да кыен, дидем. Монда бер ай яттым инде. Дөньяга карашым үзгәрде. Кемнең кем икәнен, кемнең дус икәнен белдем. Тормышның кадере артты. Монда килгәч кенә барысын да аңладым. Бик бәхетле яшәгәнбез икән без. Соңгы елларда бигрәк шатланып тормыш иттем. Күп итеп тавыклар тота башладык. Аларны сатып, кесәгә акча да кергәч, күңел үсте. Алга таба аларны тагын да күбрәк асрамакчы идек. Әле бит чебешләрне инкубаторда үзем чыгара идем, – дип хискә бирелде ул. – Монда килгәч, 17 ел элек армиядә булган вакыт искә төште. Мин качып йөри торган кеше түгел. Китәсе булгач, китәм. Аллаһы Тәгалә гомерне ничек язгандыр. Әҗәлең җитмәсә, гомерең бетмәсә, кайтасың. Кайтам Алла бирса!

Китәр алдыннан тагын очраштык. Телефон аша тавышыннан ишетеп тордык, суык тидергән. Казаннан киткәнче, җылы ризык белән сыйлыйсы килде үзен. Термоска җимешле чәй ясап, камыр ризыклары әзерләп юлга кузгалдык. Күңел кушканча, машинага чакырып чыгарып, җылыда ашаттык. Тагын күзләренә карыйм. Зәңгәр күлдәй күзләр яшьләнеп тә китә кайчак. Юк, ул еламый, ул курыкмый. Үзенә булган хөрмәттән күңеле генә тулган икән.

Ә башкаларны хәзер  киртә аша чыгармыйлар. Әнә күпме кеше. Берәү кулына ризыклар тотып йөгерә, күн итек, бияләйләр алып килүчеләр бар. Һәркем үз якынын хәстәрли. Казан егете Шамилнең туган көне дә икән әле. Бер төркем дуслары тортка шәм тезеп өрдертә. Кайный «Казан Экспо». Төне буе шул егетләр күз алдында торды.

Иртән дустыбыздан хәбәр килеп иреште. «Без китәбез. Якыннарым килде. Күңелгә җиңел түгел.  Әмма артка юл юк. Без җиңәргә тиеш. Балалар, сөйгәннәр, әниләр хакына кайтачакбыз. Сезгә мең рәхмәт. Җылы ризык, кайнар чәй өчен. Ничек өзгәләнгәнегезне күрдем. Рәхмәт сезгә! Кайткач, очрашырга насыйп булсын», – дигән ул.

Ирексездән күздән яшь тәгәри. Яшьлек еллары, ул яшәгән тулай торак бүлмәсе, бергә күңелле итеп сөйләшеп йөрүләр искә төшә. Күңелдә бер генә теләк: фәрештәләр сине саклап йөртсен! Исән-имин әйләнеп кайтсаң иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


6 фикер

  1. Йа Раббем! Исэн-имин туганнары, якыннары, дуслары янына әйләнеп кайтуын насыйп ит🤲🤲🤲Ә сез молодцы, шундый авыр вакытта дуслар, туганнар ярдәмләшүе, таянычы бик кирәк.Дустыгызны сез дә бергәләп каршы алдагы иде🤲🤲🤲

  2. Аллах Тэгэлэ узенен рэхмэтле канат астында саклап йортсен. Тиз коннэрдэн соенеп Исэн сау эйлэнеп кайтырга насыйп булсын Яраббым бер Аллам…

Фикер өстәү