1 гыйнвардан кайберәүләрнең хезмәт хаклары артачак

Кереме МРОТка бәйле хезмәткәрләрнең эш хакы 1 гыйнвардан арта. МРОТ үсүгә бәйле бу. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, МРОТ күләмендә хезмәт хакы алучыларның, шулай ук дәүләт өлкәсе хезмәткәрләренең акчасы артачак.

Иванова-Швец сүзләренә караганда, коммерция секторында акчаны арттыру-арттырмау мәсьәләсен эш бирүче үзе хәл итә. Хезмәт хакы һәр ел саен (металлургия, нефть-газ һәм банк өлкәләрендә), яисә компаниянең ни дәрәҗәдә табышлы эшләвенә карап (гадәттә еллык хисапны дөньяга чыгарганнан соң) күтәрелергә мөмкин


Фикер өстәү