Илдус Садыйков: «Насыйбымны табып, гаилә корасым килә»

Бүгенге сәхифәбезгә күпләргә «Кайтам инде авылыма» җыры аша таныш булган яшь җырчы Илдус Садыйковны дәштек. Яшь туташларның йөрәген яуларга өлгергән егетнең якын киләчәккә нинди ниятләре бар? Ни өчен аны, өйләндереп, авылда калдырмакчы булганнар? Милиционер, йә Марат Хуҗин булырга теләгән кечкенә Илдусның кайсы теләге чынга ашкан? 

  • Ни хәл?
  • Аллага шөкер, бар да яхшы. Күптән түгел кулыма операция булды. Шуннан соң тернәкләндерү үзәгендә ятып чыктым. Ике еллап спорт залына йөргәнем юк иде, ниһаять, янә шөгыльләнә башладым. Шуның белән бергә концертларга әзерләнәбез. Декабрьдә берничә район үзәгендә сольный концерт куярга ниятлим. Аңа кадәр бер-ике яңа җыр өлгертергә телим.
  • Ялгышмасам, бу синең беренче концертларың гына түгел?
  • Юк, моңарчы авылларда куйганыбыз булды. Район үзәгендә концерт оештыру – чираттагы баскыч. Аңа тагын да җитдирәк әзерләнергә кирәк.
  • Ә Казан тамашачысы белән кайчан очрашырга ниятлисең?
  • Алла теләсә, 2023 елда. Алдан кычкырасым килми, әмма, бар да яхшы булса, язга планлаштырып торабыз. Дөресен генә әйткәндә, Казан тамашачысы каршында бик тә чыгыш ясыйсыбыз килә. Сораучылар да шактый.
  • Синең концертларыңа күбесенчә кемнәр йөри?
  • Яшьләр, төгәлрәк әйткәндә, яшь туташлар (көлә). Гомумән, минем иҗатым күбесенчә яшьләргә юнәлгән. Киләчәк алар кулында, диләр бит. Татарча җырлар ешрак, күбрәк тыңласыннар иде. Җыр да бит – күпмедер дәрәҗәдә телне саклауның бер чарасы.
  • Яшьләр, дигәннән, бер мәлне татарча дискәтүкләр популярлашып киткән иде. Хәзер йөриләрме аларга?
  • Әйе. Әйтик, октябрьдә генә әле бер дискәтүктә катнаштым. Оештыручылардан сораган идем, 850ләп кеше килгән анда.

«Өйләнерсең, кал инде, диештеләр…»

  • Кечкенәдән үк җырлыйсыңмы?
  • Әйе, үземне хәтерләгәннән бирле, дияргә буладыр. Минем әнием дә бик матур җырлый. Безнең янда җырламаса да, мәрхүм әтием дә эш арасында моңланып йөрергә ярата иде.
  • Син – авыл егете. Бала чагың турында да бераз сөйлә әле.
  • Нурлат районының Би Күле авылыннан мин. Бала чакта бик шук идек инде. Чын авыл малайлары, кыскасы. Авылның үз романтикасы бар бит ул. Бәхетемә, мин шуны татып, эш һәм уен аша чыныгып үстем. Авыл егете булуым белән горурланам.

Инде байтак кына Казанда яшәгәннән соң да бер ел торып килдем бит мин авылда. Ул чакта халык театрында режиссер (Илдусның режиссер белеме бар. – Авт.) булып эшләдем. Авыл халкы өчен шаккаткыч һәм шатлыклы вакыйга булды ул. Бергәләп театрга җан өрдек. Ләкин җитәкчелек белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, мин китәргә карар кылдым. И ул чакта ничек кенә калдырырга тырышмадылар инде. Өйләнерсең, кал инде, диештеләр. Алар мине бөтенләйгә кайткан дип уйлагандыр инде. Әмма мин башымдагы уй-фикерләрне тәртипкә китерер өчен генә кайткан идем.

Димәк, «Кайтам инде авылыма» җыры белән танылуың – очраклы гына хәл түгел?

Аның популярлыгы – йолдызларның шулай туры килүеннәндер ул. Бар күңелемне, авылыма булган кадер-мәхәббәтемне салдым мин аңа. Бәлки, ул җыр ихласлыгы белән җәлеп итәдер. Бәлки, минем хисләр күпләргә таныш булганга уңышлыдыр ул.

«Милиционер, йә Марат Хуҗин булырга хыяллана идем…»

  • Тормыш сәхифәләреңне барлаганда, миңа синең Казан юридик институтында укуың, әмма аны тәмамламавың мәгълүм булды. Беренчедән, ни өчен алдан бу юнәлешне сайлаган идең? 
  • Кечкенә чакта «Кем буласың килә?» дигән сорауга мин: «Йә, милиционер, йә Марат Хуҗин булам», – дип җавап бирә идем. Марат Хуҗин ул – безнең район эшмәкәре һәм җырчысы. Аның үз иҗат төркеме, җырлары яздыртылган дисклары бар иде. Менә минем шуңа охшыйсым килде. Ә мәктәптә укыганда бу уемнан кире кайттым, булдыра алмам кебек тоелды. Шунда мәрхүм әтием юридик институтка укырга кереп карарга тәкъдим итте. Бу тәкъдим үземә дә ошады. Анда укырга керү гаять катлаулы булса да, ничектер керә алдым.
  • Ә ни өчен китәргә булдың?
  • Икенче елымны укыганда ук, ничек тә моннан китәргә иде, дип уйлана башладым. Әти-әнине борчыйсым килмәү генә туктатты. Аңламаслар, дидем. Ә миңа ирек җитмәде. Анда укыганда ук шул юнәлештә эшлисе дә бит, чит эштә эшләргә ярамый. Ә мин һаман иҗатка тартылдым. Өч курс ярым укыгач, тәвәккәлләдем. Укуымны тәмамлаган булсам, бүген без синең белән сөйләшеп утырмас идек.
  • Үкенмисеңме? Өч ел ярым аз вакыт түгел…
  • Тамчы да үкенмим. Бу хәлдә гаепле кеше булса да, ул – бары мин генә. Вакытым да жәл түгел. Димәк, шулай кирәк булган.

«Эстрада белән сәясәтнең кушылуын бөтенләй аңламыйм…»

  • Илдус, килешәсеңдер, бүген татар эстрадасында яшь җырчылар бик күп, көндәшлек көчле. Башкалардан аерылып тору катлаулымы?
  • Көндәшлек – яхшы нәрсә. Эшләргә, һәрвакыт үсештә булырга этәрә ул. Ничек кенә булмасын, һәр артистның – үз тамашачысы. Иманым камил, әйтик, ике җырчының да концертына нәкъ бер төсле тамашачы килми.

Ә катлаулылыкка килгәндә, җырчының эше, гомумән, җиңел түгел инде ул. Читтән караганда җиңел тоелса да. Әйе, без 40 градуслы суыкта нефть чыгармыйбыз, катлаулы физик эш эшләмибез. Ләкин аның бит башка яклары бар. Әти миңа гел: «Эшнең җиңеле юк», – ди иде. Чыннан да шулай бит.

  • Тәнкыйть сүзләре ишетергә туры киләме?
  • Әлбәттә.
  • Аларга ничек карыйсың?
  • Тыныч карыйм. Мин аларга җавап та бирмим, социаль челтәрләргә язсалар, «лайк» куям. Начар сүзләрме, яхшымы, вакытларын кызганмыйча язганнар икән, бик зур рәхмәт аларга. Мәрхүм Илһам абый Шакиров әйтмешли, синең турында начар сөйлиләрме, яхшымы, иң мөһиме – сөйләсеннәр.

Шулай да, берәүнең сүзләре күңелемә тиде, мин аңа җавап та бирдем. Әйткәнемчә, кулыма операция булгач, миңа бандаж киеп йөрергә һәм шул килеш концертларда катнашырга туры килде. Шунда берсе: «Менә, мобилизациягә эләкмәс өчен, бандаж киеп йөрисең», – дип язды. Җавапсыз калдыра алмадым моны.

  • Соңгы арада ир-ат җырчыларга мондый шелтәләр еш эләгә…
  • Андыйларга нәрсә әйтәсең инде –  Ходай барын да күрә ул. Ә, гомумән, мин эстрада белән сәясәтнең кушылуын бөтенләй аңламыйм.

Блиц-сораштыру

  • Сине барысы да өйләндерергә тели, ахры. Үзең камыт кияргә уйлыйсыңмы соң әле?
  • Әлбәттә. Матур гаилә корырга, балалар тәрбияләргә хыялланам. Әмма бу бит – зур җаваплылык. Бигрәк тә хәзер, аерылышучыларның саны елдан-ел артканда. Насыйбымны табып, аның белән гомергә бергә буласым килә.
  • Син гашыйкмы?
  • Әйе.
  • Үзеңне нинди өч сыйфат белән тасвирлар идең?
  • Гади, бераз тырыш һәм кайвакыт ялкау (көлә).
  • Безнең укучыларга өч фильм тәкъдим итсәң иде.
  • «Социальная дилемма» (реж. Джефф Орловски), «Богемская рапсодия» (реж. Брайан Сингер), «Начало» (реж. Кристофер Нолан).

 


Фикер өстәү