Мобилизацияләнгән ирен көтүче Рамилә Антонова: «Киткәннән бирле бер тапкыр да тавышын ишеткәнем юк»

Соңгы вакытта тормышыбызның асты-өскә килде. Кайчандыр яшәүнең ямен таба белмәсәк, тынычлыкның ни икәнен аңламаган булсак, хәзер инде бар да башкача. Әкренләп яңача яшәргә өйрәнеп киләбез. Берәүләр бүген туган көнгә сөенә, икенчеләр янәшәсендә ирләре булганга шатлана, өченчеләр исә сөйгәннәренең исән-сау яннарына кайтасына өметләнә.  Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр хакында күп яздык. Аларның күбесе инде махсус операция урынында, кайберләре әле дә әзерлек уза,  илне сакларга китәргә үз чиратын көтүчеләр дә бар.  Аларның гаиләләрендә тормыш дәвам итә. Эшкә барасы, балаларны укырга илтәсе, бакчага йөртәсе бар. Ирсез калган хатыннар ничек көн күрә?  «ВТ» журналисты сөйгәннәрен махсус операциягә озаткан ханымнар белән сөйләште.

Казанда яшәүче Рамилә Антонова иренең исән-сау әйләнеп кайтуын көтә. Көтә генәме соң!.. Җомга саен мәчеткә барып дога кылдыра, көн саен үзе дә, иренең исән-сау кайтуын сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Рамилә очрашу насыйп буласына бик ышана. Ире дә, елап утырма, начар уйларга бирешмә, мин барам да кайтам, дип киткән.

– Күңелдә борчылу бар инде ул. Киткәннән бирле иремнең бер тапкыр да тавышын ишеткәнем юк. Шалтырата  алмый, – ди Рамилә. – Без илдә мобилизация башланганда чит илдә ялда идек. Ирем үзен аласыларын белде. Ул барлык таләпләргә дә туры килә иде. Хезмәт итеп кайткан кеше. Шунда ук, әгәр чакырсалар, китәм, дип әйтеп куйды. Повестка килгәч, икәү утырып сөйләштек. Ул мине тынычландырды. Еламаска, начар хәбәрләргә ышанмаска кушты.

Рамилә белән Вилданның ике балалары бар. Уллары Илназ янына күптән түгел сеңлекәш тә алып кайтканнар. Инзилә әле бик кечкенә. Ә менә Илназ әтисен бик сагына икән.

– Улымның әтисен кочаклап аласы килә. Каты итеп кочар идем, сагындым, ди. Ничек сагынмыйсың инде! Үземнең дә тавышын ишетәсем килә. Көн дә шалтыратыр дип көтәм. Үземне дә әзерләп куйдым инде. Ул шалтыратса, еламас  идем, – ди Рамилә.

Иремә түләнә торган акчаның тиененә дә кагылмыйм, Вилдан кайткач, бергә тотарбыз әле, ди.

– Тормышны алып барыр өчен үзем тырышам. Челтәр бизнесым бар. Әти-әнием, туганнарым ярдәм итеп тора. Авырлык килгәндә, мин ялгыз түгеллегемне аңладым.  Янәшәмдәге һәркемгә рәхмәтлемен, – ди Рамилә.

Ире киткәч, аңа әллә ниләр язып җибәрәләр. Күңелсез хәбәрләр дә юллыйлар. Әмма ул андый кешеләрнең сүзләренә җавап та бирми. Интернетта ялган мәгълүмат йөри бит инде, ди ул.

– Паника ясарга кирәкми дип уйлыйм. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Мин иремнең әйткән сүзләренә ышанам. «Кайтам», – диде бит. Димәк, кайтачак. Начар уйлар белән башымны тутырмыйм. Исән генә булсын, – ди Рамилә. – Мин аның дуслары белән элемтәдә торам. Алар аша ярдәм җибәрәм. Исәнлеген белеп тору да җитә. Илләр тынычланыр, ирем җиңү белән кайтыр дип көтәм.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү