Айсылу Лерон: «Быел бигрәк тә авыр булды…»

«Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк…» Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә дөньядагы иң җылы бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге сәхифәбезнең кунаклары да – әниләр. Аларның исемнәре барыбызга да таныш. Балаларына вакытлары калмаган чакларда нинди хисләр кичерә алар? Буш вакытларын ничек уздырырга яраталар?

Айсылу Лерон, журналист, өч бала әнисе:

– Миңа калса, хәзерге заманда өйдә хуҗабикә булып утырган әниләрнең генә балаларына вакыты җитәдер. Кайда гына эшләсә дә, вакытының күп өлешен эштә уздыручы әниләргә бик авыр инде ул. Үземә дә шулай. Быел – бигрәк тә. Фатир алып, ремонт эшләре белән йөргәч, бу елыбыз бик ыгы-зыгылы булды. Чыктык та киттек, чыктык та киттек. Балаларыбызга игътибар да, вакыт та бик аз калды. Шөкер, үзләре аңлады тагын. Әби-бабасы, апалары белән уздырган вакытлары үзенә күрә бер «компенсация» булгандыр инде. Инде хәзер, яңа фатирга күченеп, безнең бертуктаусыз чапкынлавыбызның нәтиҗәсен күргәч, үпкәләгән булсалар, аңлаганнардыр дип ышанам.

Эштән арына алмасак та, гаилә белән ни дә булса эшләргә тырышабыз. Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә, зарыгып, каникулларны көтәбез. Мөмкинлек чыкканда, театрга йөрибез. Моның тәмен белә алар. Олы кызым белән зурраклар өчен спектакльләрне дә яратып карыйбыз. Саф һавада йөрергә, уен мәйданчыклары булган урыннарда ял итәргә яратабыз. Сәяхәтләрне әйтмим дә инде, алары аеруча ошый. Кыскасы, ничек тә «бет кояр» өчен мөмкинлек табарга кирәк.


Фикер өстәү