Бер ир-ат кызны үтерү белән янап көчләгән

Суд карары буенча, гаепләнелүче киләсе елның 20 гыйнварына кадәр сак астында тотылачак.

Төмәндә 30 яшьлек Кирилл Ц. кулга алынган. Ул 19 яшьлек көчләгән. Суд карары буенча, гаепләнелүче киләсе елның 20 гыйнварына кадәр сак астында тотылачак.
Җинаять очрагы быел октябрь аенда теркәлгән. Җүнсез ир-ат, үтерү белән янап, кызны көчләгән.

“Бер айдан соң кыздан 20 мең таләп иткән. Акча бирмәсә, интернетта аны хурлаучы мәгълүматлар таратачагын белдергән. Акчалы була алмаячагын аңлагач, чыннан да, кыз турында төрле яман сүзләр тараткан, дип хәбәр ителә төбәкнең суд системасы матбугат хезмәтеннән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү