Рефинанслау. Эшне нидән башларга?

Кредит буенча айлык түләүне ничек киметеп була? Эшне нидән башларга? Соңгы арада кредитны рефинанслау, ягъни аның процент ставкасын төшереп, айлык түләүне аз булса да киметүгә бәйле шундый сорауларны еш ишетергә туры килә. Әмма белгечләр ашыкмаска киңәш итә.

Риелтор Дамир Сафиуллин әйтүенчә, бүген кредитны рефинанслаудан мәгънә юк. Ник дигәндә, әлегә ставкалар бик югары.

– Кредитны ставкалар 8–9 процентка кадәр төшкән очракта гына рефинанслау отышлы. Дөрес, бик теләгән кеше моны банкка өстәмә акча түләп эшли ала. Әйтик, бүген ставкалар 11,9 проценттан да ким түгел. Әмма кеше кредит суммасының 9,9 проценты күләмендә өстәмә акча түләсә, банк аның кредит ставкасын 8,9 процентка кадәр төшерә ала, – ди риелтор.

Кредитны рефинанслау тагын кайсы очракта отышлы? Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, әлеге программадан файдаланганда, кеше ким дигәндә 100 мең сум акчаны янга калдырырга тиеш. Шулай булмаса, бер кредитны икенчесенә алмаштырудан мәгънә юк. Кредит түләү вакыты 5 елдан да азрак калып барган кешегә дә кредитны рефинанслаудан файда юк. Әлеге программадан файдаланганда, торак сатып алганда тотылган акчаның 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге дә саклана. «Ә менә берничә кредитны берләштереп, яңа кредит алганда алай эшләп булмаячак», – ди белгеч.

Кредитын рефинанслаган кеше аның айлык түләвен дә, түләү вакытын да киметә ала. Закон нигезендә, ипотека кредитыннан тыш куллану кредитын да рефинанслап була. Берничә кредиты булган кеше дә, аларны каплау өчен, түбәнрәк процентлы яңа кредит алырга мөмкин.

– Ай саен кредит түләп яшәгән гаилә бюджетына да азмы-күпме файда була. Дөрес, рефинанслаганда иң беренче тапкыр кредит алган чактагы кебек үк барлык документларны яңадан җыясы, гомерне яңадан иминиятләштертәсе, шактый гына өстәмә акча чыгарасы да булачак. Кеше шушы мәшәкатьләргә дә әзер торырга тиеш, – ди Дамир Сафиуллин.

Ике көннең берендә халыкны алдау очраклары турында ишетеп торганда, арабызда кредитны рефинанслау эшенә дә шикләнеп караучылар шактый. Әмма белгечләр фикеренчә, банклардан алданырмын дип куркырга кирәкми. Алар барысы да бер үк дәрәҗәдә диярлек ышанычлы, дигән фикердә Дамир Сафиуллин.

– Алар арасыннан сайлаганда түбәнрәк процент ставкасы тәкъдим иткән, ниндидер өстәмә хезмәтләр такмаганына өстенлек бирергә кирәк. Аерма бары шунда гына. Рефинанслауны милек агентлыклары, кредит брокерлары аша да ясарга мөмкин. Әмма хезмәт өчен алдан акча сораган оешмалардан ерак торырга киңәш итәр идем. Алар эшне ахыргача алып барып җиткерәчәк, дип беркем ышандыра алмый. Мондый эш бары тик килешү төзеп кенә башкарылырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү