Илсөя Бәдретдинова: «Шушы еллар бөтен нәрсәне тиз һәм төгәл эшләргә өйрәтте»

Иртәгә, 25 гыйнвар – Россиядә Студентлар көне. Студент еллары һәркем өчен истә калырлык, елмаеп искә алырлык мизгелләрдер. Шул ук вакытта кешене олы тормышка әзерләүче бер этап та. Ә сезгә кеше гомеренең иң күңелле чоры нәрсәсе белән кадерле?

Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты:
– Безнең заманда телефоны да, юньләп кияргә киеме дә, 300 километр ераклыктагы авылдан килгән балага зарланырга туганнар да, дуслар да юк иде. Мин Казан дәүләт технология университетына кием һәм аяк киеме дизайнеры факультетына укырга кердем. Безнең төркемдә барысы да шәһәр балалары, руслар иде, авылдан килгән татар кызы – берүзем. Телне камил белергә, аралаша да белергә кирәк. Шушы еллар бөтен нәрсәне тиз һәм төгәл эшләргә өйрәтте. Ялкауланып ятсаң, дөнья бармаячагын, эшләсәң генә уңыш киләчәгенә төшендерде. Гомумән, студент еллары мөстәкыйль булырга һәм бер нәрсәдән дә зарланмаска, кешегә яраклашырга, һәрберсе белән уртак тел табарга өйрәтте. Хәзер минем улым – икенче курс студенты. Мин һәрвакыт әйтәм: балаларны җәлләргә ярамый. Ир-ат баланы бигрәк тә. Мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үссеннәр. Канат астында түгел, үзләре тормышны белеп үсәргә тиешләр. Алар яшендә без инде җир җимертеп, үзебез тормышны алып бара торган кешеләр идек. Студент елларына нәкъ менә шуның өчен рәхмәтлемен.


Фикер өстәү