Россиядә вафат булган кешеләрнең якыннары өчен махсус хезмәт булдырылачак

Россиядә “Утрата близкого человека” суперсервисын ясый башлаганнар. Ул үлгән кешенең якыннарын, бер ведомстводан икенчесенә йөгерүдән коткарып, эшләрен җиңеләйтергә тиеш. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясендә ЗАГС системасын гамәлгә кертү һәм үстерү идарәсе башлыгы Венера Гомәрова шул хакта сөйләп үткән.

“Хәзерге вакытта суперсервисның “юл картасы” кызыксынулы яклар тарафыннан килештерелә. Аның техник яктан туу турында суперсервис кебек эшлиячәге күздә тотыла. Безнең системага үлү турында электрон медицина документы һәм электрон гариза керәчәк. Шулар нигезендә ЗАГС, мөрәҗәгать итүчедән башка гына, үлү турында акт язуын булдыра алачак”, – дип аңлатып үткән ул.


Фикер өстәү