Хәрби комиссариатта мобилизацияләнгән егетләргә ялның ничек бирелүе турында аңлатканнар

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мобилизацияләнгән ир-егетләр чираттагы ялга китәргә мөмкин. Ял гариза нигезендә бирелә. Бу хакта “Казанские ведомости” хәбәрчесенә Татарстан хәрби комиссариатында аңлатма биргәннәр.

“Мобилизацияләнүчеләрнең һәркайсы контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәргә тиңләштерелә. Контракт буенча хезмәт итүче, командиры шундый хокук биргәндә, елга бер тапкыр ял алырга мөмкин”, – дип хәбәр иткәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәрби хезмәткәргә тиешле ялның бер өлеше 15 тәүлектән дә ким булмаска тиеш. Ә инде ялның гомуми вакты 30 көн тәшкил итә. Шулай ук хәрби комиссариатта мобилизацияләнүчеләргә гаилә хәле буенча да ял алырга мөмкин булуын әйткәннәр.

Ә инде чираттагы ялга ярты ел, бер ел хезмәт иткәннән соң чыгарга мөмкин. Димәк, узган елның ноябрендә махсус хәрби операциягә киткән Татарстан егетләре апрель аенда ял алырга мөмкин.


Фикер өстәү