Танылган блогер Ринат Галиәхмәтов нигә авылга күченә?

Танылган блогер Ринат Галиәхмәтов тиздән гаиләсе белән хатынының туган ягына Апас районына кайтып яшәмәкче. Әлегә алар җәй айларында авылга күчеп торачаклар. Алдагысын белмибез, ди үзләре.

– Минем күптәнге хыялым иде ул. Авылны бик яратам. Балачагым Мамадыш районының Иске Чәбия авылында узды бит минем. Илүзәмнең дә туган нигезе буш тормасын дибез. Баштарак кияү булгач та, Илүзәләргә еш кайтып йөргәч, әти янында озак торгач язылучыларыбыз теләсә нинди сүзләр җиткерә иде. Әмма үз әти-әнием һәрчак мине хуплады. “Кода янына ешрак кайтып йөрегез, ялгызлыкны сизмәсен”, – диделәр. Аллага шөкер, без булдыра алганча янында булдык. Инде менә хәзер өйне буш тотасыбыз килми. Балаларыма да әби-бабай нигезе бу дип күрсәтер җир булсын дим, – ди Ринат.
Авылда эшләнәсе эшләре дә байтак икән. Кайтып-китеп йөргәндә кул да, вакыт та җитми ди ул.
– Авылдагы бәдрәф тышта әле безнең. Кайтуга аны өйгә эшләтеп куяр идек.Ике ел инде бакчага матур итеп беседка ясыйсым килә. Шуны да эшләр идек. Әлегә ничек булып бетәр билгесез. Шәһәрдә яшәп өйрәнгәч, авылга ияләшә алырбызмы? Ошаса кем белә, китеп тә тормабыз, – ди Ринат.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү