Үкчәгә сөял чыкса, НИШЛӘРГӘ?

  1. Иң элек аякларны кайнар суда тотып, тирене йомшартырга кирәк. Җебетелгән сөял өстенә салидол пластыре ябыштырып куегыз. 1–2 көннән сөял урынында кечкенә генә тишек барлыкка килсә, пластырь сөялнең тамырын суырып алган дигән сүз. Кызганыч, бер-ике айдан шул ук урында яңа сөял барлыкка килергә мөмкин. Анысын да шул ысул белән дәваларга кирәк.
  2. Кайнар суда тотып йомшарган сөялгә йоклар алдыннан йомшагы белән бергә лимонның яртысын бәйләп яту да файдалы. Моны 3 төн рәттән эшләргә кирәк. Сөял йомшарачак һәм авырту да бетәчәк.
  3. Лимон урынына төелгән аспирин бәйләсәң дә була. Ул да сөялне йомшарта.
  4. Мунча кергәннән соң, содалы су белән йомшарткач, пемза белән ышкып, табан, үкчәләрне чистартырга кирәк. Йоклар алдыннан сөялгә каршы махсус крем яки бальзам сөртеп бәйлисе.

Фикер өстәү