Төркиядәге җир тетрәү шаһиты булган Ләйлә Дәүләтова: “Балконга чыксам, дөнья селкенә…”

Әлеге вакытта танылган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова кызы белән Төркиядә ял итә. Мондагы көчле җир тетрәвен ул да тойган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

– Бүген иртәнге 4ләр тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка уяндым, – дип язган ул. – Җиһазлар күчкән тавышлар ишетелеп тора иде. Ничәдер секундта әллә нинди вариантлар уйлап алдым. Шулкадәр затлы отельда бу вакытта ник тавышланалар икән, дип аптырадым.

Бераздан Гөлмәрьям яткан диван да аз гына алга күчкәндәй булды. Люстралар җилпенеп алды. Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр генә йөридер дип, куркудан догалар укып алдым. Бисмиллаһ әйтеп, балконга чыксам, дөнья селкенә. 4-5 минуттан җир тынычланган кебек тоелды. Иң йокы килгән чак, беркемне дә уятмыйча, тагын йокларга булдым.

Иртән инстаграмга кергәч кенә чыннан да бүген төнлә бик көчле җир тетрәү булганын белдем. Без тукталган отель Белек шәһәрдә, Төркиянең нәкъ җир тетрәгән ягына урнашкан. Әлеге мизгелдә дә дөнья әле тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп тора.

Мондый көчле тетрәүләр 100 елга бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, тыныч, дус-тату яшәргә язсын иде барчабызга да.


Фикер өстәү