Төркиядә яшәүче Ләвәнт Булут: «Куркып торабыз»

Төркиядә бик көчле җир тетрәү сәбәпле һәлак булучылар саны 2921 кешегә җиткән. Бу хакта Milliyet Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Тагын 15,8 мең кеше зыян күргән. Төркия вице-президенты Фуат Октай белдергәнчә, 7,8 мең кеше коткарып калынган. 65 илнең Төркиягә ярдәм итәргә әзер булуы мәгълүм.

Хезмәттәшебез, мәрхүм Алсу Хәсәнованың ире Ләвәнт Булут Төркиядә яшәи. Аның да хәлләрен белдек.

– Мин дә, туганнарым да исән сау. Әмма куркып торабыз. Әле дә җир тетрәү кабатлануы ихтимал. Соңгы 3 елда шулай яшибез инде без. Бездә бик салкын. Һава салкынайды.10 шәһәрдә җир тетрәде. 5 меңнән артык бина җимерелде. Күпме гомерләр өзелде. Бик авыр хәл. Безгә җир тетрәгән вакытта нишләргә кирәк икәнен аңлаттылар. Җир тетрәгәндә, йорттан ашыгыч рәвештә чыгып китәргә кушалар. Хәлемне белгәнегезгә рәхмәт, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: кичә иртән Төркиянең күп кенә провинцияләрендә, Сүриядә һәм кайбер башка илләрдә көче 7,8 баллга тигез җир тетрәү булган. Тетрәү үзәге халык саны миллионнан артып киткән Гaзиантеп шәһәреннән 27 чакрым ераклыкта теркәлгән. Аның җир астында 10 чакрым тирәнлектә урнашканлыгы ачыкланган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү