Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә ташламалар кертелә

Яраланып, госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләр нотариусларның иң мөһим хезмәтләренә түләүдән азат итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре нотариусларның кайбер мөһим гамәлләре буенча хезмәт күрсәтүгә түләүдән азат ителә. Бу хакта “РИА Новости”, Федераль нотариаль палатаның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Шулай итеп, яралану сәбәпле госпитальләрдә һәм башка хәрби хастаханәләрендә дәваланучы хәрбиләргә 27 февральдән ташламалар кертелә. Алар өч төрле нотариус гамәле буенча түләүдән тулысынча азат ителә:

* электрон документның кәгазьдәге документка тәңгәллеген раслаучы таныклык бирү;

* физик һәм юридик затларга электрон яки кәгазь документлар тапшыру (имза куйдыртып, шәхсән тапшыру очрагыннан тыш);

* шәхесне раслаучы документлар күчермәләренең дөреслеген раслау.

Бу хезмәтләр, әйтик, Дәүләт хезмәтләре порталына иминият акчасын алу, башка мөһим хокукый мәсьәләләрне хәл кылу өчен гаризалар тапшыру максатында таләп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта нотариусның махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең дәвалану урынына баруына да түләргә кирәкми.

Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның хатыннары (ирләре), ата-аналары һәм балигъ булмаган балалары өчен дә нотариус хезмәтләре буенча яңа ташламалар күздә тотылган. Хәзер аларга ышанычнамәне, балигъ булмаган балаларны чит илгә алып чыгуга ризалыкны раслау, чит ил паспортын һәм машина таныклыгын алуда нотариус хезмәте өчен түләргә кирәкми. Моннан тыш шәхесне раслаучы документларның, ЗАГС документлары күчермәләренең дөреслеген раслау буенча нотариус хезмәте дә бушлай булачак.

Шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең (яраланганнан соң бер ел эчендә үлгән хәрбиләрне кертеп) гаиләләре әгъзаларыннан мираска хокук турында таныклык бирү хезмәтенә дә түләү алынмаячак.


Фикер өстәү