Мәскәүдә суд Гамалея үзәгенең фәнни хезмәткәре Андрей Ботиковны үтерүдә гаепләнгән Алексей Змановскийны кулга алды. Ир-ат ике ай сак астында булачак.
Суд утырышы вакытында гаепләнүче тулысынча гаебен таныган. Тикшерү версиясе буенча, Змановский талаш вакытында Ботиковны каеш белән буып үтергән, ә аннары качкан.
Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында хәбәр итүләренчә, Андрей Ботиков өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән һәм «Спутник V» вакцинасына патент автордашы булган. Ботиков вакцинаны уйлап тапкан өчен Президент тарафыннан бүләкләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat