Авылда бер ир-ат прицеп белән эстакада арасысында кысылып үлгән

«КАМАЗ» ның 58 яшьлек шоферы эстакада белән прицеп арасында кысылып үлгән. Фаҗига Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында булды, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Тикшерү фаразы буенча, фаҗига погрузчик шоферы күчмә эстакаданы сәнәк белән эләктереп алып, аны «КамАЗ» прицебына тоташтыру өчен хәрәкәт башлаган мизгелдә булган.

Хәзер «төзелеш яки башка эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү