«Эксибишен» үстерү серләре

Узган ел хәзер бик популяр булган «Эксибишен» суганын утыртып караган идем. Уңышы бик яхшы булды, шуңа үз тәҗрибәм белән уртаклашырга булдым.

Суган орлыгы кабында алдан эшкәртергә кушылмаса, шул килеш утыртырга мөмкин.  Язылмаган булса, 1 л суга 1 г марганцовка исәбеннән катнашма ясап, орлыкны 45 минут чамасы шунда тотып алырга кирәк. Аннары суын түгеп, орлыкны киптерәсе. Суганның тамырлары хәйран озын була, шуңа күрә биеклеге 15–20 сантиметрдан ким булмаган савыт сайлагыз. Үсенте үстерә торган туфрак салып, шунда орлыкларны чәчәбез. Суны  пульверизатордан гына сибәргә кирәк.  Алар берәр атнадан тишелеп тә чыга. Суган үсентеләре бераз ныгыгач, балконга чыныктырырга чыгарырга да була. Андагы температура 6 градус җылыдан ким булмасын. Ә май урталарында, туфракта кыраулар күзәтелми башлагач, бакчага күчереп утыртырга мөмкин.

Рәсимә Гафурова. Казан


Фикер өстәү