Илсөя Бәдретдинова: «Улым, әтиеңә миннән башка гына әйтәсе килгән сүзләреңне әйт», – дим»

Бүген журналист, язучы Илфак Шиһаповның туган көне. Исән булса, аңа 55 яшь тулыр иде.

Әлеге уңайдан аның элеккеге хатыны, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова истәлекләре белән урлаклашты.

– Бүген иртән улым белән шалтыратышып: “Бу датаны онытырга ярамый”, – дип сөйләштек. Нариман да: “Әни, мин аны онытмадым да инде. Бүген бездә юбилей булган булыр иде”, – диде. Туган көнендә генә түгел, аның турында көн саен сөйләшәбез, әлбәттә. Улым белән генә түгел, төркемем белән дә. Концерт вакытларында ниндидер уңайсызлыклар килеп чыкса да, һәр нәрсәгә Илфак күзлеге белән карарга тырышам. “Ә бу очракта Илфак нишләгән булыр иде икән?” – дим. Мин, гомумән, теге яки бу эшне күп очракларда аның күзлегеннән карап хәл итәм. Сагынып искә ала торган сыйфатларына килгәндә, кайбер әйберләргә җиңелрәк караган якларын еш искә алам. Ул еш кына: “Илсөя, тормыш ул алай гына түгел. Икенче яклап карап кара әле”, – дип әйтә иде. Бик авыр моменттан да, башка яктан карап, позитив таба белә иде, – диде ул.

Илсөя әйтүенчә, ул Илфак Шиһаповның каберен соңгы тапкыр көзен зиярат кылган.

– Ул якларга гастрольләр белән кайтканда, бер генә тапкыр да кермичә киткәнем юк. Кайтканда Нариман белән бергә кайтырга тырышабыз. Төнге вакыт булса, машина белән кычкыртып китәбез дә, көндез кереп чыгабыз. Гадәттә, без бергә керәбез дә, мин икесен генә калдырып чыгып китәм. “Улым, әтиеңә миннән башка гына әйтәсе килгән сүзләреңне әйт”, – дим. Нариман 15-20 минут үзе генә торып чыга, – диде.

Зөһрә Садыйкова

Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Әтинең үлемен әле һаман кабул итәсем килми»


Фикер өстәү