Зыян күрүче Мәскәүнең 13 нче балалар хастаханәсенең токсикологи бүлегендә ята.
Нәни малай Мәскәүдә агулану билгеләре белән хастаханәгә салынган, дип хәбәр итә Shot телеграмма-каналы.
Хәзерге вакытта бала Мәскәүнең 13 нче балалар хастаханәсенең токсикология бүлегендә дәвалана. Табиблар аның авызында һәм ашказаны юлында химик пешүләр булуын ачыклаган.
Хокук саклау органнары зыян күрүченең гаиләсе белән әңгәмә үткәрә.