ОМС полисы буенча ничек итеп бушлай медицина ярдәме алырга икәнен аңлатканнар

Чиктән тыш ашыгыч ярдәм (экстренная помощь) дә дәүләт медицина оешмасында мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисы буенча бушлай күрсәтелә.

Закон нигезендә, без барыбыз да беренче, махсус, ашыгыч һәм чиктән тыш ашыгыч медицина ярдәмен бушлай алуга хокуклы.

Шул ук вакытта түләүле ярдәм алу өчен үзебезгә ошаган хастаханә һәм табибны да сайлап алырга мөмкинбез. Әмма табибтан юллама булмаган очракта, медицина хезмәтләренә мөстәкыйль түлисе.
Чиктән тыш ашыгыч ярдәм дә дәүләт бюджет медицина оешмасында бушлай күрсәтелә. Әмма, үзеңә ошаган табиб сайлап, түләүле ярдәм алуга да килешү төзергә мөмкин.


Фикер өстәү