Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитованың сөенечле яңалыклары бар (ВИДЕО)

Бүген татар эстрадасы артисты Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитова белән ЗАГСка язылышырга гариза биргәннәр. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

«Ниһаять, без Хәмитова белән рәсми рәвештә кияү һәм кәләш. Без моңа күпме вакыт килгәнебезне беләсез. Алдан борчылдык, дулкынландык, ә бу 5-10 минутлык кына булып чыкты. Киләсең, язасың һәм сине инде ир белән хатын итеп куйдылар диярлек», – ди Винарис Ильегет.

«Ләкин беләсезме, рәсми рәвештә туй 12 августта булачак», – ди Винарис.

Лилия Хәмитова: «Бу хәлләр өндәме дип, әле дә шаккатам»


Фикер өстәү