Алты кеше хәмердән агуланып үлгән

Сидр җирле кибетләрдә сатылган.

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 6 кеше спиртлы эчемлектән агуланып үлгән.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, 3-4 июньдә берничә кеше хастаханәгә салынган. Аларга “Мәгълүм булмаган матдә белән агулану” диагнозы куелган. Медицина ярдәме вакытында күрсәтелсә дә, 6 кеше һәлак булган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, зыян күрүчеләр сидр эчемлеген кулланган. Алар аны шәһәрнең “Территория пива” кибетләреннән сатып алган. Продукция Самара өлкәсе Красноглинск районындагы эшмәкәрдән китерелгән булган. Хәзерге вакытта аның предприятиесендә тикшерү эшләре алып барыла.

Берничә суд экспертизасы билгеләнгән. “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык белән ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү