«Әниемнең бакчасындагы бөтен яшелчәләре бозланып каткан»

Май аенда кояш кыздырды да, хәзер эчкә җылы керми. Әле ярый язгы киемнәрне ерак алып куймаган идек. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев та сөендерми. Эссе көннәрне июльдә генә көтегез, ди ул.

– Быелгы һава торышын аңлап булмый. Мин бит инде сезгә әйтеп килдем, гыйнварда хач ману суыклары булмады. Аннан соң хут суыклары да күренмәде. Язын карга бураны да, сыерчык бураны да булмады. Мин көткән кыраулар да җәй җиткәч кенә булды. Бөтен нәрсә буталып бетте, – ди Әмир Шәрәфиев. – Бу атна ахырына һава торыш бераз үзгәреп алачак. Көннәр җылытыр төсле. Әмма киләсе атнада тагын салкынча торачак. Эсселәр июльгә кергәч кенә булачак.
Әмир Шәрәфиев быел урак өстендә һава торышы көйсезләнеп торыр, ди. Яңгырлар булачак. Шуңа күрә урып-җыю вакыты да кичектерелергә мөмкин. Синоптик инде ашлык өлгереп килә дигән фикерне дә әйтә. Июньдә дә явым-төшем көтә ул.
– Менә хәзерге яңгырлар бик кирәк. Июль, август айларында җылы торачак. Быел сентябрь аенда да көннәр матур торачак. Ялларыгызны шул вакытка планлаштырсагыз да була, – ди Әмир абый.
Табигатьнең үз көе. Без яңгыр көткәндә, кояшы кыздыра, безгә җылы кирәк тә давыл котыра. Инде ничә тапкыр кырау сугып утырткан яшелчәләребез әрәм булды. Алар яңадан тернәкләнеп китсен өчен дә, яңгыр кирәк.
Башкортстан якларында бөтенләй боз яуган. Яшелчә бакчалары бозланып каткан. Шул якта яшәүче газета укучыларның хәлен белдек.
– Әниемнең бакчасының матурлыгы иде. Бөтен яшелчәләр бозланып беткән. Баштарак борчылган идек. Аннары тынычландык.Табигатькә каршы барып булмый бит инде. Ни язган шуны күрәсең, – ди Стәрлебашта яшәүче Гөлназ Ергизова.


Фикер өстәү