Путин: Хыянәт юлына баскан һәркем җәзасын алачак

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
— Россиялеләргә, хәрби һәм көч ведомстволарына һәм коралланган фетнә юлына алдау һәм янау белән этәргәннәргә мөрәҗәгать итәм. Бүген кылынган гамәлләр — хыянәт. Алар илне анархиягә һәм сугышка этәрә. Теләсә нинди эчке фетнә — дәүләтебез өчен үлем куркынычы белән яный. Ватанны саклау буенча безнең гамәлләребез каты булачак. Хыянәт юлына баскан һәркем җәзасын алачак, — диелә Президентның чыгышында.
Владимир Путинның тулы мөрәҗәгатен ВИДЕО рәвешендә беркетәбез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү