Җәйге челләдә пластик шешәдән су эчү тыела!

Җәйге челләдә пластик шешәдән су эчәргә киңәш ителми! Бөекбритания галимнәре шулай дип кисәтә. Пластик шешәдәге суда күп кенә химик матдәләр бар, ди алар. Шуңа күрә ул еш кына аш бүлмәсендәге суүткәргечтән акканына караганда да куркынычрак булырга мөмкин икән. Ник дигәндә, пластик җитештергәндә бисфенол-А дигән зарарлы матдә кулланыла. Әлеге матдә пластик җылынган вакытта, мәсәлән, кояшта торганда бүленә. Мондый суны эчкән һәр кешенең диярлек бәвелендә бисфенол-А барлыгы ачыклана икән. «Бисфенол-А матдәсе калкансыман биз, нәсел калдыру өчен җаваплы булган органнар эшчәнлеген боза. Шулай ук тазаруга, кан басымы күтәрелүгә һәм шикәр чире башлануга сәбәпче була», – дип кисәтә белгечләр.


Фикер өстәү