Казан янындагы трассада «калина» һәм йөк машинасы бәрелешкән

Бүген Казан-Ульяновск трассасында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм FAW маркалы йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә 60 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчесе һәлакәт урынында вафат була.

Билгеле булганча, ир-ат районда ашыгыч ярдәм йөртүчесе булып эшләгән.

На трассе под Казанью столкнулись «калина» и грузовик


Фикер өстәү