Алсу Фазлыева: Күптән түгел бер атнага Төркиягә ялга барып кайттык…

Балалар көтеп алган җәйге каникулның яртысы узып та китте.  Җәйге чорда кайбер әти-әниләр балаларын авылга алып кайтса, икенчеләре төрле ла­герьларда ял итүләрен кулай күрә. Быел ял итүе генә кулай булмагандыр. Чөнки, билгеле булганча, республикада балалар лагерьларына юллама өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтару (кешбэк) программасы туктатылды. Балалар җәйләрен ничек уздыралар? Аларның җәйге ялына карата әти-әниләр нинди фикердә? Без әнә шуларны белештек.        

Алсу Фазлыева, җырчы:  

– Җәйге каникулда балалар әбиләрендә авылда булып килделәр, әле күптән түгел бер атнага Төркиягә ялга барып кайттык. Олы улыбыз Аяз – спортчы, июль аенда гына ял итә, ай ахырында җыеннары башлана. Чабаксарга тренировкаларга китәчәк. Уртанчы улыбыз Ильяс футболга, фотомодель мәктәбенә йөри. Кечкенәбез Зифа исә – балалар бакчасында. Үзебезнең эшләр булгач, шунда бирдек тә, инде бер елга якын рәхәтләнеп, яратып йөри. Август аенда ныклап торып мәктәпкә әзерләнергә, репетиторлар белән шөгыльләнә башларга кирәк булыр.


Фикер өстәү