Пенсиягә иртәрәк чыга алучы гражданнар категорияләре аталды

Булачак пенсионерларның кайбер категорияләре яңача билгеләнгән пенсия яшенә кадәр лаеклы ялга иртәрәк чыга ала.

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лариса Сорокина «Прайм» басмасына шул турыда сөйләгән. Моны DEITA.RU мәгълүмат агентлыгы яза.

Аның сүзләренчә, мондый хокукка ир-атлар өчен 42, хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаган иминият стажы булган кешеләр ия. Картлык буенча иминият пенсиясе аларга билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнче 24 айга алданрак билгеләнергә мөмкин. Ләкин хатын-кыз 55, ир-ат 60 яшен узган булырга тиеш.

Белгеч аңлатып узганча, «искечә» лаеклы ялга чыгу яше пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукына ия гражданнарның күбесе өчен саклана. Аерым алганда, мондый төркем гражданнарга авыр, куркыныч яки зарарлы шартларда эшләгән гражданнар керә.

 

 


Фикер өстәү