“Бөтен нәрсәгә ия булучылар бер нәрсәсез калачак”: танылган астролог август аенда Россия һәм дөньяда нәрсәләр булачагын әйткән

Танылган астролог Тамара Глоба фикеренчә, җәй ахыры-көз башы Россиядә генә түгел, шулай ук дөньяда билгеле бер этапка нокта куячак.

Җәйнең соңгы ае ахырында – көз башында безне чираттагы кыенлыклар көтә. Алар Европа илләре һәм шулар тирәсендәге ыгы-зыгы, бәхәсләр аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип яза Life.

Август – Арыслан ае. Көч, абруй һәм уңыш билгесе. Нәкъ менә быел җәйнең соңгы аена бик зур әһәмият бирелә. Гәрчә ул чираттагы яллар аркасында иң “ялкау” ай булып саналса да. Социаль өлкә хезмәткәрләре, шулай ук гади эшчеләр уңышларга ирешәчәк.

Шул ук вакытта, Тамара Глоба сүзләренә караганда, бу айда эшләнгәннәр буенча тикшерүләр дә булырга мөмкин. Көнкүреш, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, медицина мәсьәләләренә кагылышлы сынаулар көтелә.
Астролог фикеренчә, җәй ахыры – көз башы Россия һәм бөтен дөнья өчен билгеле бер этапны төгәлләүгә нокта куячак. Дөнья башкачага әйләнеп кала, цивилизация, икътисад, психология үзгәрә. Бөтен нәрсәгә ия булучылар бер нәрсәсез калачак. Һәм бу үзгәртеп корулар 2023 елның август ахырында башланачак.


Фикер өстәү