Алия Карачурина язылучыларының төртмәле сорауларына җавап биргән

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның хатыны – җырчы Алия Төхвәтуллина (Карачурина) социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының төрткеле сорауларына җавап биргән. Бу хакта “ТНВ” яза.

Берсе: “Туйдан соң башка җырламаячакмын, дигән идегез бит?” – дигән. “Беренчедән, алай әйткәнем булмады. Икенчедән, гастрольләрдән бераз арыдым, өйдә күбрәк буласым, уңайлылык тудырасым килә, әмма кайбер чараларда чыгыш ясаячакмын, гына дидем. Өченчедән, администраторыбыз миңа әле гастрольләрдә йөрергә кирәк, дип карар итте. Түземлелегем күпмегә җитәр, анысын белмим”, – дип билгеләп үткән Алия.

Язылучылары җырчының йөкле булу-булмавы белән дә кызыксынган. “Бер видеода бераз гына тулыланып киткәнсез кебек. Бәби көтәсезме?”, – дигән сорауга: “Сәламәтлегем бигүк көйле түгел, яки артыгын ашап җибәргәнмен, шуңа күрә эчем бүлтәйгәндер”, — дип әйтсәм, урынсыз соравыгызга уңайсызланмассызмы?” — дигән.

Бер туташ: “Күкрәкләрегезне зурайтмадыгызмы?” – дип сораган. Алия, юмор хисе белән, әлегә юк, дигән.
Җырчыга шулай ук, балачакта кумирыгыз кем иде, татуировка ясатканыгыз бармы, дигән сорау да биргәннәр.

“Татуировкам юк. Мәктәптә укыганда Риананың фанаты идем, аныкы кебек татуировка да ясатасым килә иде. Бераз үсә төшкәч, ясатасым килми башлады”. – дип сөйләп үткән Алия.

Иҗади гаилә пары талантына мөкиббән китүчеләр туйдан соң аларның эчкерсезрәк җырлый башлаганнарын билгеләп үткән. “Әйе, миңа да шулайрак тоела. Хәзер инде хисләрне яшерергә кирәкми. Хәер, мөнәсәбәтләребездәге яшеренлек тә үзенең ролен уйнагандыр”, –дип билгеләп үткән җырчы.
Исегезгә төшерәбез: Алиия һәм Ришат Төхвәтуллиннар 25 июньдә никахлашты.


Фикер өстәү