Салкын тигәндә тизрәк савыгу өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә икәнен аңлатканнар

Алар организмны энергия белән тәэмин итә.

Диетолог Михаил Гиндзбург салкын тигәндә тизрәк савыгу өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә икәнен аңлаткан. Аның әйтүенчә. чирләгәндә аксымга бай ризыкларны куллану аеруча мөһим. Алар, инфекциягә каршы көрәшү өчен. организмны энергия белән һәм ялкынсынуга каршы матдәләр белән тәэмин итә чөнки, дип яза “Москва 24”.

Табиб билгеләп үткәнчә, салкын тигәндә йомырка бик файдалы. Ник дигәндә, анда сыйфатлы һәм җиңел үзләштерелүче аксым бар. Ә ул чирләгән вакытта аеруча кирәк.
Моннан тыш, Гинзбург әйтүенчә, бал һәм җиләк ОРВИны тизрәк җиңүгә ярдәм итә. Балны аз гына күләмдә чәйгә салып эчәргә, ә җиләктән компот һәм морс ясарга мөмкин.
Кыскасы, салкын тигәндә дөрес туклану тизрәк савыгып аякка басарга ярдәм итә, дип йомгак ясаган белгеч.


Фикер өстәү