Вадим Захаровның сөенечле яңалыгы бар

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның зур сөенече бар: аңа тагын да дәрәҗәлерәк  – «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. 

Мактаулы исем бирү турындагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Документта  «Ак Барс Арт» иҗат берләшмәсе» автоном коммерциячел булмаган оешмасы вокалчы артисты (солисты) Захаров Вадим Борисовичка нәҗитәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен бирелүе хакында әйтелгән.

Вадим Захаровны мактаулы исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар теләп калабыз.

Вадим Захаров: «Көн саен елыйм. Кешегә күрсәтмим генә»

 

 


Фикер өстәү