Янә бик көчле магнит давылы булачак

Җир шарында 22-28 ноябрь чорында янә бик көчле магнит давылы көтелә. Белгечләр әйтүенчә, төрле егәрлектә берничә давыл булачак, аларның көче 3-5 балл чикләрендә тирбәләчәк.

Элегрәк мондый хәлләр бик сирәк кенә күзәтелгән. Җирнең магнит кыры тирбәлә, дигән сүз бу.
Бу чорда күңел төшенкелеге биләп алырга, ярсучанлык, йокысызлык барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр саф һавада күбрәк йөрергә, күбрәк ял итәргә киңәш итә.


Фикер өстәү