Чигүче Гөлшат Шәрәфетдинова: “Бер үрнәкне икенче мәртәбә кабатларга яратмыйм”

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдиновның кул эшләрен кайлардан гына сорамыйлар: Әлмәт, Чаллы гына түгел, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләреннән дә. Сөлге, мендәр тышлары, намазлыклар да чигә ул. Аның хезмәтләрен күргәзмәләргә дә сорыйлар.

– Хезмәтләремне социаль челтәрләргә куйгалыйм. Шуннан күреп, заказ бирәләр. Адресларын язалар да мин почта аша җибәрәм, – ди Гөлшат Шәрәфетдинова.
Чигү белән тугыз ел элек мавыгып киткән ул. Дөресрәге, күңелен клуб мөдире, бергә уйнап үскән иптәш кызы Разыя җилкеткән. Мәдәният йортына милли киемнәр тектертеп, концерт куйган болар. Шуннан соң ахирәте: “Йә, ничек?” –дип Гөлшаттан фикерен сораган. Дусты инде нәрсә уйлаган, шуны әйткән. ”Бик әйбәт булды, әмма ак алъяпкыч, яулыкларның читләрен чигәсе бар”, –дигән. Шуннан соң аптырап тормаган, барысын бер пакетка тутырган да: “Мә, чик”, – дип дустына сузган. Тик тормаган телдә бәла бар, диләрме әле? Ул вакытта шәфкать туташы булып эшләвенә карамастан, Гөлшат ханым ризалашкан. Вакыт ягы да чамалы бит. Сүз уңаеннан, медицина көллиятен тәмамлаган ул. Аннан Казан республика клиника балалар хастаханәсендә җитлекмичә туган балалар бүлегендә эшләгән. Әниләр үзен бик яратса да, яшь белгечнең күңеле авылга тарткан. Күрше егете Тәлгать белән гаилә корып, ике бала үстергән. 40 ел гомерен авылдашларын дәвалауга багышлаган.

Гөлшат Шәрәфетдинова әйтүенчә, яңа чигү үрнәкләрен ул кибетләрдә, урамнарга, кыскасы, йөргән сукмакларында таба. Матур тәлинкә, чынаяклар дисеңме, эленеп торган келәмнәрме, кәнфит, печенье капларымы… Кайберәүләр аңа игътибар да итми, ә ул шулардан матурлык, җим таба.

– Махсус эзләп тә йөрмим, үзеннән- үзе каршыга чыга алар. Фотога төшереп алам да, өйгә кайткач, шул үрнәкне ясыйм. Бусы – мендәр тышына, ә монысы сөлгегә туры килә икән дип, алдан уйлап куям. Әле шундый гадәтем бар: бер чиккән үрнәкне икенче мәртәбә кабатларга яратмый. Миңа гел яңа әйбер кирәк. Саташа башладым бугай инде. Илһам килсә, әллә нәрсәләр майтарырга була, –дип елмая Гөлшат ханым.
Элек күбрәк кулъяулыклар чиксә, хәзер мендәр тышлары, сөлгеләргә күчкән. Намазлык сораучылар да күп икән. Тик калын тукыманы, энә белән чигү җиңел түгел. Шуңа күрә анысына әлегә туктатып торган. Бер пар мендәр тышын чигү өчен ярты ай вакыт кирәк.

– Табышына кызыгып чигүем түгел. Һәр хезмәт түләнергә тиеш дип кенә акча алуым. Туганнар, дусларга бүләк итәм. Пенсиядә тик ятып булмый бит. Телевизор карарга яратмыйм. Үзенә күрә бер шөгыль. “Татар мәдрәсә”се дигән онлайн курска язылган идем әле. Шул дәресләрне тыңлый-тыңлый чигәм , –ди Гөлшат Шәрәфетдинова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү