Кукмарада шәхси йортта янгын чыккан: үлүчеләр бар

Кукмараның Планетарий урамындагы бер йортта кичә кич янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут инде бөтен җирне камап алган була. Йорт-җир, каралты-кура бик тиз яна.

Күршеләр йорттан 76 яшьлек ир-атын алып чыгып коткарлар, ә менә 75 яшьлек ханым һәлак була. Әлеге вакытта ир кеше хастаханәдә дәвалана.

Янгын чыгуның электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен төгәл үтәмәү дип фаразлыйлар. Сак булсак иде.


Фикер өстәү