«Зенит-Казан» 12 нче тапкыр волейбол буенча Россия кубогын отты

«Зенит-Казан» Мәскәү «Динамо»сын волейбол буенча Россия Кубогы финалында җиңде (3: 1). Казанлылар 12 нче тапкыр ил Кубогы ияләре булды.

Соңгы ун елда Россия Кубогы ярышларында Казан волейболчылары турнирны тугыз тапкыр отты. Бу арада бары тик Мәскәү «Динамо»сы гына титулны ала алган — 2020 елда. «Зенит-Казан» өченче сезон рәттән ил Кубогын ота.

Киләсе матчта казанлылар 29 декабрьдә Оренбург шәһәрендә Суперлига чемпионаты кысаларында «Нефтяник»ка каршы уйнаячак.


Фикер өстәү