Пенсия өчен стажны сатып алу мөмкинлеген аңлатканнар

Россиядә яшәүчеләр, пенсиягә чыгу өчен хезмәт стажын һәм кирәкле пенсия балларын сатып алырга мөмкин (җитмәгән очракта). Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб “Газета.Ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Шул ук вакытта ул, җитмәгән очракта, стажның күп дигәндә яртысын гына сатып алырга мөмкин булуын белдергән.
“Пенсия балларын сатып алырга мөмкинме? Әйе, әмма барысын да түгел. 1-2 ел җитмәсә, ягъни яртысыннан азрагы җитмәсә, сатып алырга мөмкин”, – дип аңлатыпүткән ул.
Аның әйтүенчә, бәя һәр ел саен үзгәреп тора. Бессараб сүзләренә караганда, 2023 елда Россиядә яшәүчеләр күп дигәндә, 8-12 пенсия баллын (340 мең сумга) сатып алу мөмкинлегенә ия булган.

Исегезгә төшерәбез: быел 58 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар пенсиягә чыга. Аларга, 15 еллык хезмәт стажына һәм ким дигәндә 28,2 пенсия баллына ия булган очракта, иминият пенсиясе билгеләнә.


Фикер өстәү