Татарстанда атна башында -23 градуска кадәр суыта

Татарстан Гидрометүзәге фаразлары буенча, 9 мартта республикада кар явачак һәм төнлә -14 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр -5 градус күрсәтәчәк. Җил тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Якшәмбе көнне, 10 мартта, аязган вакытта — 17 градуска кадәр һәм көндез -3-8 градус көтелә. Дүшәмбе көнне республика халкына бөтенләй дә төнлә -23 градуска кадәр, көндез -10 градуска кадәр температура түбәнәюгә әзерләнергә кирәк.


Фикер өстәү