Җәен бәла аяк астында: елан чакканда, кояш сукканда, сөяк сынганда нишләргә?

Кояш сугу, суга бату, киселү, пешү, елан яки бал корты чагу – җәен иң еш күзәтелә торган бәла-казалар. Кешегә дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерергә булдык.

Елан чагу

Билгеләре. Елан чаккан урын иң элек каный башлый. Бу якынча 10 минут тирәсе дәвам итә. Алга таба чаккан урын ойый башлый. Елан чаккан урында пәйда булган шеш тәнгә тарала, кулда булса, җилкәгә җитә. Бер сәгатьтән баш әйләнә башлый. Тын кысыла, күңел болгана, йөрәк хәлсезләнә.

Нәрсә эшләргә? Чакканнан соң ук, зыян күрүчене горизонталь рәвештә яткырып, тыныч, ышык урынга күчерергә кирәк. Аңа мөстәкыйль хәрәкәт итү тыела. Юкса агу организмга бик тиз таралачак. Елан чакканнан соң беренче секундларда ук, бармакларыгыз белән басып, яраны ачыгыз, авызыгыз белән агуын суырып алыгыз. Канлы сыеклыкны төкерегез. Әгәр төкерек аз яки иреннәрдә, авыз куышлыгында яра булса, авызга бераз су җыярга (су агуны сыеклый) һәм агуны 15 минут буе бертуктаусыз суырырга кирәк. Бу зыян күрүченең организмыннан 20дән 50 процентка кадәр булган агуны чыгарырга мөмкинлек бирә. Яраны чистартырга, ул урынга стериль бәйләвеч салырга, чаккан урын шешә барган саен, йомшак тукымалар кысылып зыян килмәсен өчен, вакыт-вакыт бәйләвечне бушайтырга кирәк. Зарарланган очлыкларны селкетергә ярамый. Аякны елан чакса, тез астына нәрсә дә булса салып, зарарланган аякны сәламәт аякка бәйләгез, аларны бераз күтәрегез. Кулны чакса, аны бөкләнгән килеш беркетеп куегыз. Зыян күрүчегә күбрәк чәй, шулпа, су эчерергә кирәк. Күп итеп су эчү организмнан агуны чыгарырга ярдәм итәчәк. Зыян күрүчене кичекмәстән табибка күрсәтергә тырышыгыз.

Кояш сугу

Билгеләре. Кояш сукканда, кешенең башы авырта, хәлсезләнә, коса, температурасы күтәрелә, колагы шаулый.

Нәрсә эшләргә? Кояштан зыян күрүчене иң элек күләгәгә, салкынчарак урынга алып чыгарга кирәк. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су бөркегез, юеш җәймә белән төреп куегыз.  Маңгай турысына салкын суга манылган чүпрәктән компресс куегыз.  Аңында булса, авыруга күп итеп су эчерегез. Күңеле болгана башласа, аны яны белән яткырыгыз. Бармакка бинт урап, авыз куышлыгын чистартыгыз. Косык массалары үпкәгә эләгергә тиеш түгел. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртына манылган мамык иснәтеп, аңына китерергә кирәк. Кешенең сулышы тоемланмаса, йөрәкнең тибеше сизелмәсә, йөрәккә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк. Авыруга үзегез генә ярдәм итә алмасагыз, кичекмәстән табиб чакырыгыз. Кечкенә балага эссе сукканда; зыян күрүченең тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгәндә; кеше берничә минут дәвамында аңсыз ятса, сулавы кыенлашса; борыныннан кан китеп, 5 минут эчендә туктамаса, иң беренче чиратта табиб чакырырга кирәк.

Муенга үтәли җил бәрү

Билгеләре. Муенына җил бәргән кеше иң беренче чиратта муенын бора алмый. Андый чакта бөтен гәүдә сызлый, хәлсезлек сизелә, баш авырта. Кайбер кешенең теше дә сызларга мөмкин. Муенга җил бәргән кешенең күзе кызарырга, бизгәк башланып, температурасы күтәрелергә дә мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Муенга җил бәргәндә, хәлне җиңеләйтү өчен, иң элек җиңелчә генә коры компресс ясап карагыз. Моның өчен кыздырылган үтүк ярдәмендә җылытылган шарф яки яулыкны муенның авырткан өлешенә куеп тору да җитә. Лимфа тамырлары ялкынсынмаган булса, муенга мазь сөртеп, җиңелчә генә массаж ясарга ярый. Аннары муенга җылы шарф урап куярга.  Муен мускуллары киеренке халәттә тормасын өчен, йоклаганда баш астына салынган мендәр уңайлы булырга тиеш. Ишек-тәрәзәләр дә яхшылап ябылган булсын. Температура күтәрелсә, кичекмәстән дару эчәргә кирәк. Авырту көчәя барып, хәлегез 2–3 көннән соң да уңайланмаса, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кул, бармак киселү

Билгеләре. Кул, бармак киселүне гадәти күренеш итеп кабул итәргә күнеккән без. Әмма киселгән урын сызласа, тән тиресе агарса, маңгайдан тир бәреп чыгып, бизгәк башланса, кан агуны туктатып булмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нәрсә эшләргә? Киселү артык тирән булмаса, иң элек аны җылы су белән юып алырга кирәк. Алга таба киселгән урынның кырыйларын (яраның үзен түгел!) хлоргексидин, водород перекисе, йод яки яшел су (зеленка) белән эшкәртегез. Аннары яра өстенә пластырь ябыштырасы.

Суга бату

Билгеләре. Сулыш юлларына су эләгү аркасында, кешегә һава җитми башлый, буыла, суда тыпырчынырга тотына.

Нәрсә эшләргә? Суга батканда кеше куркудан теләсә кайсы әйбергә тотынырга тырышачак. Андый чакта кул астына коткаручы эләксә, икегезнең дә гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Шуңа күрә суга батучы янына арттан йөзеп килеп, аны чәченнән яки култык астыннан эләктереп алырга кирәк. Алга таба аның башын өскә каратып, яр кырыена алып чыгу зарур. Суга батучының сулышы сизелмәсә, тиз арада аркасына яткырып, йөрәгенә массаж ясагыз. Үз аңында булган очракта, юеш киемнәрен салдырып, коры киемнәр киертергә, җылы чәй эчерергә кирәк.

Пешү

Билгеләре. Пешкән урын кызара, шешә, анда куыклар пәйда була. Җәрәхәтләнгән урын канарга да мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Пешкән урынга иң элек салкын әйбер куярга кирәк Аны краннан аккан салкын су астында тотсаң да була. Пешкән урынга махсус мазь сөртү дә файдага гына булачак. Каш ясыйм дип, күз чыкмасын өчен, халык медицинасында тәкъдим ителгән төнәтмәләрне сөртергә, төрле үлән яфраклары куеп торырга ярамый. Юкса пешкән урынга инфекция эләгүе бар. Яралы урынга майлар сөртү дә тыела. Җәрәхәт җитди булганда, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

Бал корты чагу

Билгеләре. Корт чаккан урын, гадәттә, шешеп чыга, кычыта. Кайбер кеше корт агуына аеруча нык сизгер була. Андый чакта аларның тәннәренә кычыткан бизгәге (крапивница) чыга, өске сулыш юллары, бронхлар кысылып, кеше буыла башлый, кан басымы төшәргә мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Иң беренче эш итеп энәсен чыгарып, яра урынын эшкәртергә кирәк. Корт чагудан аллергиясе булган кешегә исә тиз арада беренче ярдәм күрсәтелергә тиеш. Авыруны иң элек яткырып, бүлмәне җилләтергә, буылса, ясалма сулыш алдырырга кирәк. Кортның энәсен пинцет ярдәмендә алырга, зыян күргән урынга боз куеп торырга яки спирт катнашмасы белән эшкәртергә, антигистамин дарулар эчәргә, преднизолон мазе сыларга кирәк.

Сөяк сыну

Билгеләре. Җәрәхәтләнгән кул яки аякны аз гына селкетергә маташканда да көчәюче кискен авырту сизелә. Сөяк сынуның иң беренче билгесе әнә шуннан гыйбарәт. Сөяк сынуның ачык һәм ябык төрләре була. Ябык сыну вакытында тире бозыла. Күчәре үзгәрү һәм мускуллары кыскару нәтиҗәсендә, гадәттә, кул-аякның озынлыгы кечерәя. Шул сәбәпле тышкы яктан аларның формасы үзгәрә. Ачык сыну вакытында тән тиресе ертылып ук чыга. Кайчак хәтта сөякнең очы күренеп торырга да мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Иң элек сынган урынга кул астындагы таяк, такта яки эре ботаклар ярдәмендә шин салыгыз. Җәрәхәтләнгән очлык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнерлек булсын. Аннары сынган кул-аякны яулык, шарф, каеш ярдәмендә, шин янәшә ике буынны эләктерерлек итеп, бәйләп куегыз. Әйтик, балтыр сөяге сынган вакытта шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар хәрәкәтсез булачак, сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләп, урыныннан күчә алмаячак. Ботка шин салганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якын-тирәдә шинга аз гына булса да охшаган бернәрсә дә юк икән, җәрәхәтләнгән аякны бинт ярдәмендә сәламәт аякка бәйләп куегыз. Иңбаш сөяге сынса, кулны гәүдәгә бәйләп кую киңәш ителә. Шуннан соң гына зыян күрүчене хастаханәгә озатырга мөмкин.


Фикер өстәү