Дүрт аяклы киртә: кыргый һәм йорт хайваннарын таптаткан өчен нинди җәза көтә?

Ни кызганыч, җәйге чорда кыргый хайваннар катнашында юлтранспорт һәлакәтләре турында ешрак ишетергә туры килә. Әле күптән түгел генә Мамадыш районында «Лада» машинасын йөртүче зур тизлектә кинәт кенә юлга чыккан пошины таптата. Икесенең дә гомерләре өзелә.

Билгеле, бөтен очраклар да үлем белән төгәлләнми. Әмма мондый хәлләр бик еш кына автомобиль хуҗасы өчен матди һәм рухи мәшәкать тудыра, дәүләткә табигый зыян сала. Район-авыл тирәсендә исә тәгәрмәч астына эт-мәчесе, каз-тавыгы, сыер-сарыгы да килеп керергә күп сорамый. Кыргый һәм йорт хайваннарын бәрдергән, таптаткан өчен нинди җәза каралган? Урман кунаклары белән күзгә-күз очрашсаң, нишләргә? «ВТ» шул сорауга җавап эзләде.

Жәлләп, ни хәл итәсең?

Казанда яшәүче Александр Нурмиев машинасына утырып ерак сәфәрләргә дә еш йөри, шәһәр белән авыл арасын да суытмый. Кыскасы, гомере юлда уза. Шулай булгач, кыргый хайваннар белән дә еш очрашырга туры килә, ди.

– Май ае, кичке сәгать сигезләр тирәсе иде. Пановка тирәләрендә булды бу хәл. Прицеп тагып, машина белән кайтышым иде. Юлыма кинәт соры куян йөгереп чыкты. Бу шулкадәр көтелмәгән булды, мин аны ничек һәм кайдан килеп чыкканын аңлап та өлгермәдем, – дип искә ала ул. – Дөресен генә әйткәндә, куян гына бит бу дип карарга ярамый. Автомобильдә әле дә кырылган эзләр калды. Кышын куркынычрак хәл булды. Кукмарага кайтып барганда, чак кына пошины бәрдермәдем. Ярый әле вакытында күреп алдым. Ерактан ук тизлекне бермә-бер киметеп, тыныч кына үтеп китәргә мөмкинлек булды.

Белгечләр сүзләренчә, хайваннар катнашындагы аварияләрнең күбесе май – октябрь чорына туры килә. Бу, бер яктан, автомобиль агымының көчәюенә, икенче яктан, хайваннарның биологик ритмына да бәйле. Шул ук вакытта урманнарны кисү, урман тирәләрендә шау-шулы, зур төзелеш эшләре дә аларны тереклек итү урыннарыннан чыгарга мәҗбүр итә.

Очрадың да юлларымда

Урман кунаклары ни өчен олы юлларга чыга? Биолог Павел Глазков моны болай аңлата:

– Пошиларны алыйк. Гадәттә, зур юлларга алар парлашу чорында чыга. Бу, нигездә, августта башлана, октябрь башына кадәр дәвам итә. Ата пошилар үзләренә пар эзләү белән мәшгуль. Алар аз ашый, күп хәрәкәт итә. Алар бер төн эчендә бик зур араларны узарга мөмкин, шул исәптән юлга да чыга алалар. Әле шул арада башка иптәшләре белән төрткәләшеп алырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә аларның агрессив булуын да онытмаска кирәк. Пошилар май аенда да юлларга чыга. Монысын аларның яшь булулары һәм мөстәкыйль тормышка яңа аяк басулары белән аңлатырга була. Июнь аендагы «сәфәр»ләре чебен-черкиләрнең күплегенә бәйле. Алар ачык урыннарда, шул исәптән юл кырыйларында басып торырга мәҗбүр. Кышкы чорда пошиларның юл тирәсендә күренү сәбәпләренең берсе – тоз. Юлга сибелгән тоз алар өчен тәм-томга тиң. Шуны яларга дип чыгалар да.

Ә таптатсаң?..

Минем белән мондый хәл булмаячак дип уйлау – ялгыш фикер. Машина йөртүче кыргый хайванның үзен ничек тотасын белми. Дүрт аяклы иптәш тә «тимер ат» иясенең нинди тизлектә йөрүен чамаламый. Буласы булган икән, инде нишләргә?

– Бәрдерү белән, машинадан чыгарга димәгән. Хайван шок кичерергә, исән булырга мөмкин. Ул үзен бәрдерүчегә ташланырга, зыян салырга, үтерергә дә мөмкин;

– автоинспекциягә шалтыратырга;

– «аварийка» кабызырга, юлга махсус юл билгесен куярга кирәк;

– сәламәтлеккә зыян килгән очракта, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртасы;

– иң мөһиме – авария урыныннан китмәскә. Хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре автомобиль катнашындагы башка юл-транспорт һәлакәтеннән аерылмый, ягъни авария очрагында башкарыла торган гамәлләр тәртибе бер үк булачак. Авария очрагын тиешенчә рәсмиләштерергә кирәк, димәк, юл-транспорт һәлакәте булган урыннан китәргә ярамый. Моның өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә җәза каралган;

– аяныч хәл булган урынны фото-видеога төшерү зыян итмәс;

– һич кенә дә зыян күргән хайванга кагылмаска, урыныннан кузгатмаска, күчермәскә! Бик кызгансагыз, булышырга теләсәгез дә!

– авария хакында иминият компаниясенә хәбәр итәргә. Әгәр мондый юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчене гаепле дип табалар икән, матди зыянны аның өчен иминият компаниясе каплаячак. Әлбәттә, авария вакытында полис гамәлдә булса. Автомобиль хуҗасы үзенең гаепсез булуын исбат итеп карый ала. Моның өчен автотехник экспертиза белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар машина хайванга бәрелү очрагын булдырмау мөмкинлеге булмавын ачыклый алса, машина йөртүче җаваплылыктан азат ителәчәк. Экспертизаны Дәүләт автоинспекциясенә гариза язып сорарга мөмкин.

Истә тот!

* Ул-бу булмасын өчен, машина йөртүчеләр тиешле тизлек режимын сакларга һәм юл билгеләренә игътибарлы булырга тиеш. Бигрәк тә кичке-төнге сәгатьләрдә, күз күрүе начар булган вакытта.

* Каршыгызга кыргый хайван чыкса (әйтик, поши), тавышланырга, сигнал белән куркытырга тырышмагыз, машина фарасы белән яктыртмагыз. Хайваннар моны киресенчә аңларга һәм сезгә һөҗүм итәргә дә мөмкин.

* Ашыгыч рәвештә тормозга басу бик куркыныч. Аеруча кыш айларында.

* Җәнлекне бәрдергәнсез икән, аны машинага салып, каядыр алып китәргә тырышмагыз. Хокук саклау вәкилләре моны браконьерлык очрагы дип кабул итәргә мөмкин. Ә бу – өстәмә мәшәкатьләр дигән сүз. Җинаять җаваплылыгы, арест, акчалата штрафтан котылам димә.

* Кайбер вакытта кыргый җәнлек юл уртасында туктап калырга да мөмкин. Мәсәлән, боланнар һәм пошилар. Әгәр хайван хәрәкәтләнми икән, димәк, ул урманнан баласы чыгуын көтә. Аларның узып китүен көтеп тору сорала.

Сан

* Соңгы дүрт елда Россиянең кайбер төбәкләрендә кыргый хайваннар катнашында аварияләр саны 2–3 мәртәбә арткан.

* Республиканың биологик ресурслар буенча комитеты мәгълүматларына караганда, 2023 елда Татарстанда кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны – 30 процентка, ә соңгы биш елда 2,5 тапкыр арткан. Былтыр мондый юл фаҗигаләрендә ике кешенең гомере өзелгән, 113 кеше зыян күргән.

* Россиядә узган ел мондый аварияләрдә (734) барлыгы 92 кеше үлгән.

Җәза хакы

Җәнлек атамасы Штраф хакы (сум)
Поши, себер тау кәҗәсе, сарыкүгез (овцебык) 80 мең
Кабан, төньяк кыргый боланы 30 мең
Затлы болан 70 мең
Сайгак, туры, тимгелле болан, кабарга 60 мең
Кыр кәҗәсе, муфлон, серна 40 мең
Чубук 100 мең
Зубр белән бизонның гибриды 180 мең
Аю 60 мең
Бурсык 12 мең
Байбак, кондыз, харза, сусар 6 мең
Кеш, кама, комагай (росомаха) 15 мең
Селәүсен 40 мең
Бүре, төлке, шакал, янут, янутсыман эт 200 мең
Кыргый песи, куян, йорт куяны, чәшке, корсак, ак төлке 1 мең
Ас, ласка, су күсесе, борындык, тиен, солонгой 500
Сукыр тычкан, әрлән, йомран, су тычканы 100
Суер 6 мең
Саджа, кыргавыл, улар, көртлек 2 мең
Каз, казарга 1 мең
Үрдәк, күгәрчен, вальдшнеп, кыр тавыгы, боҗыр, кеклик 600
Урман күгәрчене, бүдәнә, бибек 200

* Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының 948 номерлы боерыгына нигезләнеп.

Искәрмә: Авыл җирендә машина астында калып үлгән хайваннар һәм кошкорт өчен исә хуҗаларына матди компенсация түлисе.

 


Фикер өстәү