Табиб-невролог: Хәтере начарланган кеше еш кына бу хакта белмичә яши

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере хәтере начарланудан зарлана. Рәсми саннар шул хакта сөйли. Белгечләр сәбәпләр арасында тынгысыз тормышны телгә ала. Хәтерне ничек яхшыртып була? Файдалы ризык ашап кына хәтерне яхшыртып буламы? 

Табиб-невролог Эльмира Зәйнетдинова шул хакта сөйләде.

Ник начарлана? Хәтер начарлануга китергән сәбәпләрне санап бетерерлек түгел. Аңа, иң беренче чиратта, туйганчы йокламау, хәрәкәт җитмәү, гаджетлардан аерыла алмау, дөрес тукланмау йогынты ясый. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу да зыянлы. Калкансыман биз, бөер, гипертония, инсульт кичергәндә, организмда глюкоза алмашы бозылганда да хәтер начараерга мөмкин. Кызганыч, бүген өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә хәтере начараюдан зарлана. Хәтта балалар арасында да хәтерсезлек очраклары арта. Бу, иң беренче чиратта, көндәлек тормыштагы эмоциональ киеренкелеккә бәйле. Стресс, вакыт җитмәү, зур тизлектәге тормыш агымы – берсе дә эзсез югалмый. Кешеләр гел каядыр ашыга, кабалана. Көн дәвамында баш миенә әллә ничә төрле мәгълүмат кабул итәргә туры килә. Ул исә аларның барысын да эшкәртеп җитешә алмый. Шуңа баш мие, кешедән бераз ял «сорап», хәтерсезлек төймәсенә «басып куя».

Кайчан чаң сугарга? Кеше хәтере начарлану аркасында көндәлек эшләрне авырдан башкарса, бутала башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә менә берәр әйбер яки кешенең исемен, ачкычны кая куйганыңны искә төшерә алмасаң, бүлмәгә нәрсәгә кергәнеңне онытсаң, хафаланасы юк. Әмма хәтере начарланган кеше еш кына бу хакта белмичә, моңа игътибар да итмичә яшәргә мөмкин. Шуңа күрә аның якыннарына игътибарлырак булырга кирәк.

Ризык яхшыртамы? Хәтер яхшырсын өчен иң төп шарт – дөрес туклану. Ризыкны вакытында ашарга тырышыгыз. Көн дәвамында чиста су эчеп торырга да онытмагыз. Интернетны ачсаң, хәтер яхшырсын өчен майлы балык, йомырка, авокадо, җиләк, кәбестә, чикләвек ашарга, яшел чәй эчәргә кирәк кебегрәк киңәшләр очрый. Әмма аларның берсе дә фәнни яктан дәлилләнмәгән. Шуңа күрә бу киңәшләргә ышаныч та чамалы булырга тиеш.

Ничек булдырмаска? Хәтер начарланмасын өчен, иң беренче чиратта, начар гадәтләрдән баш тартырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, күбрәк хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү дә файдалы. Китап уку, кроссворд чишү, тегү, бәйләү, шахмат кебек өстәл уеннары да хәтерне яхшыртырга ярдәм итә. Туйганчы йоклап, көн дәвамында чиста су эчү дә мөһим. Йоклар алдыннан көн дәвамында булган барлык вакыйгаларны – сөйләшү, очрашу, чараларны хәтердә яңартыгыз. Башыгызда уйдырма маршрутлар төзегез. Мисал өчен, өйдән кибеткә барам дип күз алдына китерегез. Шушы юлда сезгә очраячак һәр өй, агач, сукмакка кадәр искә төшерегез. Шигырьләр ятлагыз. Якын кешеләрегезнең телефон номерын яттан белсәгез дә, файдага булачак. Бәйләү, тегү, рәсем ясау кебек кул эшләре дә хәтерне яхшыртырга ярдәм итә. Үз-үзеңә бикләнмичә, җанга якын кешеләр белән аралашу да – хәтерсезлекне кисәтү өчен менә дигән чара.

 

 


Фикер өстәү