Авыл фельдшеры: «Бар авыру – ашаудан»

«Бар авыру – ашаудан». 50 елга якын Питрәч районының Пимәр авылында фельдшер булып эшләгән Гөлсинә Хәбибуллина әнә шулай ди.

47 ел. Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның саулыгы өчен борчылулар, җаваплылык, аннан соң тынгысыз хезмәтеңнең нәтиҗәсен тату – сихәтләнгән кешеләрне күргәннән соң җемелдәгән күз яшьләре булганын Гөлсинә апа үзе генә беләдер. Көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, башлаган эшен, куйган камырын, пешкән ашын, балаларын һәм гаиләсен калдырып, авырулар янына чыгып йөгерә. Чөнки авырлык килгәндә, гомере кыл өстендә торган чакта бар өмет аңарда – авыл фельдшерында икәнен бик яхшы белә ул.

– Мин тумышым белән башка авылдан. Укуны тәмамлап кайтып, Пимәргә килен булып төштем дә шуннан китмәдем, – ди ул. – Шактый гомер эшләгәч, кичәге белән бүгенгене чагыштырып эшлибез инде. Элек өч авылда 600 кеше яши иде. Хәзер нибары 212 кеше калды. Тик кешесе күп булса да, элек эшләү рәхәтрәк иде, чөнки хәзер авыруларны «интернет дәвалый». Шуңа күрә кешеләр белән бер дулкында булырга, яңалыклардан калышмаска туры килә. Шулай да нинди генә шартларда да эшемне кешеләрне яратып башкардым. Авыл халкы әйбәт монда. Алар – мине, мин аларны хөрмәт итәм. Үзара аңлашу булгач, эшләве дә тыныч, – ди Гөлсинә апа.

Авыл фельдшерының эше гомер-гомергә тынгысыз булган: ялы юк, капкасы бикләнми. Гөлсинә апаның да эшләнеп бетмәгән эшләре, ашалмый калган ашлары күп булгандыр.

– Эш урыныма килеп утырганчы, берәр кешенең хәлен белеп чыкмыйча килгән көннәр сирәк була. Узган ел безгә ярдәмче бирделәр, менә анысы бик әйбәт булды. Элек ашыгыч ярдәм машиналары тиз генә килеп җитә алмый иде. Шуңа күрә кешеләрне: «Берәр җирегез авыртса, төнгә калдырмагыз, көндез килегез. Үзегезгә дә, безгә дә тыныч булыр. Ярдәм дә тизрәк килер», – дип өйрәттем. Бик авыр очракларда гына «Ашыгыч ярдәм» чакыртам, андый чакта бик тиз килеп җитәләр. Башка вакытларда үзем ярдәм күрсәтергә тырышам, – ди Гөлсинә Хәбибуллина.

Эш тәҗрибәсендә кешенең гомере кыл өстендә булган хәлләр бик күп булса да, алар турында сөйләргә, «мин фәлән кешенең гомерем саклап кала алдым» дияргә һич тә яратмый торган кеше булып чыкты Гөлсинә апа.

– Миңа күп сабыйларның «кендек әбисе» булырга туры килде. Юлларда, трактор кабинасында бәбиләткән вакытлар да булды. Аларның һәркайсы күңелдә инде, – дип кенә чикләнде ул.

Моннан берничә ел элек медицинага да, фельдшерларга да, табибларга да халыкның карашын үзгәрткән «таҗлы еллар»ны да искә алдык.

– Коронавирус чәчәк аткан чорлар бик тынгысыз булды. Бер яктан, авыручылар күп булса да, бер генә кешебезне дә югалтмадык, дип сөенсәк, икенче яктан, зәһәр авыруның нәтиҗәсен соңрак күрә, анализлый башладык. Билгеле, авыл халкы да картая, авырулар да арта, организм да хәлсезләнә. Кан басымнары еш күтәрелү, шикәр авырулары коронавирусның нәтиҗәсе булырга тиеш дип уйлыйм. Соңгы елларда шикәр авыруының бик артуын хәрәкәт аз булу белән дә аңлатам. Авылда да күп эшләр җиңеләйтелде бит, кул хезмәте кимеде. Йөгерә-йөгерә мал караулар, кул белән печән чабулар, печән әзерләүләр, су ташулар бетте. Ә организмдагы шикәрне хәрәкәт белән куырга кирәк, – ди ул.

Гөлсинә Хәбибуллина әйтүенчә, хәзер эшләр өчен мөмкинлекләр дә, шартлар да яхшы. Дәваланырга килүчеләрне заманча ремонтланган якты бүлмәдә кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Авыруларга вакытында дөрес диагноз куеп, тиз арада сыйфатлы дәвалау җае да бар.

– Хәзер кешенең саулыгы начарланды кебек тоела, тик көчле аппаратлар ярдәмендә авырулар күбрәк ачыклана. Анысын да онытмаска кирәк. Үзегез генә уйлап карагыз, 20–30 еллар элек яңа туган сабыйны әллә ни тикшермичә генә «сәламәт» дип язып чыгаралар иде, хәзер җентекләп тикшермичә өйгә җибәрмиләр бит. Тик элек кешенең иммунитеты барыбер дә көчлерәк булгандыр дип уйлыйм, – ди ул.

Авыл фельдшеры фикеренчә, кешенең саулыгына тәэсир итә торган төп өч фактор: экология, дөрес тукланмау һәм стресс.

– Хәзер безнең бөтен ашавыбыз – химия. Шуңа күрә мин кешеләргә: «Ашап авырыйбыз», – дим. Бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Кибет киштәләрендәге аларны кызыктырган товарларның кайсысы файдалы соң? Үзебез дә көндәлек тормышта куллана торган ризыкларның күпчелеге ялган. Үзебезне үзебез алдалыйбыз. Элек бәрәңге, помидор агулау юк иде. Ашлама да табигый иде. Хәзер барысын да агуларга кирәк, – дип ачына ул.

Хәер, кешеләр үзләре дә сәламәтлекләренә игътибарлырак була башлады шикелле. Гөлсинә Хәбибуллина, моңа диспансерлаштыруның  да файдасы булды, дип саный.

– Бездә бер генә кеше дә тикшеренү үтмичә калмый, чөнки аның нәтиҗәсе бар. Берничә кешедә яман шеш авырулары башлангыч стадиядә ачыкланды. Шөкер, операцияләр кичереп, матур итеп яшиләр бүген, – ди ул.

Менә шулай, авыл фельдшерына киң кырлы табиб та, психолог-ярдәмче дә була белергә кирәк. Гөлсинә ханым да авыруларны профессиональ белгеч буларак кына түгел, ә елмаюлы карашы, тәмле сүзе белән дәвалый.


Фикер өстәү