Эндокринолог ач карынга җылы су эчүнең файдасы турында әйтте

Эндокринолог һәм медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова белдергәнчә, ач карынга җылы су эчү – гомуми сәламәтлекне сизелерлек яхшыртучы иң файдалы гадәтләрнең берсе.

Ул суның температурасы салкын яки бүлмә температурасында түгел, ә 40 градус чамасы булырга тиешлеген әйтте.

«Эш шунда ки, безнең организм эчендә температура һәрвакыт плюс 38 градус. Хәтта бүлмә температурасындагы су да (24-26 градус) безнең организм өчен салкын. Ашкайнату системасы мускулатурасына эләккәндә, анда спазм башлана, су салкынрак булган саен, спазм көчлерәк була. Бу вакытта үт куыгы юллары аеруча интегә: алар зур түгел һәм җиңелчә спазм да күпмедер вакытка үтне каплый ала», – дип яза табиб үзенең telegram-каналында.

Белгеч өстәп әйткәнчә, аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау үт куыгындагы проблемаларны тагын да катлауландыра төшә. Әмма бер стакан җылы су (60 градустан югары ярамый — куркыныч тудыра) хәлне шактый яхшыртачак. Моннан тыш, бу гадәт ашказаны-эчәк тракты эшенә дә уңай йогынты ясаячак.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү


9790