Баллыдан гына түгел. Шикәр чиреннән ничек сакланырга?

Бүген Җир шарында 422 миллион кеше шикәр чиреннән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Болай дәвам итсә, 2030 елга әлеге чир бөтен дөньяда үлемгә китергән иң төп биш сәбәп арасында булачак, ди белгечләр. Бу мәкерле чирдән ничек сакланырга?

КФУ Университет клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова белән шул хакта сөйләштек.

Шикәр чире белән авыручылар саны ни сәбәпле арта?

– Соңгы елларда симерү диагнозы куелган кешеләр саны арта бара. Шикәр чире, иң беренче чиратта, әнә шул сәбәпле ешрак күзәтелә башлады. Май катламы аркасында инсулин глюкозаны тән тукымасы аша үткәрә алмый. Хәрәкәт җитмәү, дөрес тукланмау да – шикәр чиренә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе. Йогышлы авырулар, эндокрин системасындагы кимчелекләр дә еш кына шикәр чиренә илтә.

Беренче типтагы шикәр чире икенче типтагысыннан ничек аерыла?

– Беренче һәм икенче типтагы шикәр чире бер-берсеннән бик нык аерыла. Беренчесе аутоиммун компонент аркасында пәйда була. Нәтиҗәдә, иммунитет ашказаны асты бизенә һөҗүм итә һәм ул инсулин бүлеп чыгармый башлый. Беренче типтагы шикәр чире дәвалауга бирешми. Кеше гомер буе инсулин кадап яшәргә мәҗбүр. Икенче типтагы шикәр чире вакытында инсулин, киресенчә, күп була, әмма ул тиешенчә эшләми.

Эндокринологка кайчан барырга?

– Кешенең артык авырлыгы бар икән, димәк аңа киләчәктә шикәр чире пәйда булу куркынычы да яный дигән сүз. Кешенең гел авызы кипсә, су эчәсе килсә, төнлә кече йомыш белән ике тапкырдан да ешрак чыга башласа, кисәк кенә ябыкса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Болар бар да – шикәр чиренең беренче билгеләре. Муен тирәсендә кара таплар пәйда булса, терсәкләр кипшенеп каралса, шикләнергә җирлек бар. Климакс чорына кергән хатын-кызларга да сак булырга кирәк. Коронавирус белән авырып терелгән, дүрт килограммнан артыграк авырлыктагы бала тапкан хатын-кызлар да – хәвеф төркемендә. Хәзер үк булмаса да, киләчәктә аларда да шикәр чире килеп чыгу куркынычы зур.

Шикәр чире баллы ашарга яраткан кешеләр арасында күбрәк очрый, диләр

– Бу сүз өлешчә дөрес. Монда бер искәрмә бар. Беренче типтагы шикәр чире кешенең симез булу-булмавына, аның ничек туклануына да бәйле түгел. Ул – әйткәнемчә, аутоиммун авыру, нәселдән килергә мөмкин. Икенче типтагы шикәр чире исә, дөрестән дә, баллыны артык күп ашау сәбәпле дә килеп чыга ала. Моңа аптырыйсы да юк: баллы ашарга яраткан кешенең, гадәттә, артык авырлыгы була, нәтиҗәдә инсулин дөрес эшләми башлый. Бу, үз чиратында, шикәр чиренә китерә.

Шикәр чире барыннан да бигрәк нәрсәсе белән куркыныч?

– Кеше шикәренең нормадан артык булуын белмичә дә яшәргә мөмкин. Ул үзен бернинди билгеләр белән дә сиздерми. Бу чир әнә шул ягы белән мәкерле дә. Шикәр, иң беренче чиратта, кан тамырларын җимерә. Су торбасын күз алдына китерегез: вакыт үтү белән ул чери башлый. Шикәр торбадагы әнә шул черек белән бер. Шушы черек торбага зур басым белән су җибәрсәң, ул һичшиксез тишелеп агачак. Шикәр дә нәкъ шушы мисалдагы кебек үк кан тамырларын акрынлап «ашый», кан басымын да контрольдә тотмасаң, кан китәчәк. Шул сәбәпле кешегә инфаркт булырга, инсульт сугарга мөмкин. Шикәр чире бөергә дә бәрә, күзнең кан тамырларына да зыян сала. Нәтиҗәдә, кеше начар күрә башларга, сукыраерга  мөмкин. Шикәр чире белән авырган кешенең аяк табанында кан әйләнеше бозыла. Андагы яралар авыр төзәлә, кеше ахыр чиктә бәрелү-сугылу, авыртуны да сизми башлый. Кешенең аягын кисәргә мөмкиннәр.

Шикәр чире нәселдән күчә аламы?

– Беренче типтагы шикәр чиренең анадан балага күчү ихтималы 3–7 процент (әтидән – 10 процент) тәшкил итә. Әти-әнисенең икесе дә әлеге төр шикәр чире белән авырса, 70 процент очракта ул балага да күчә. Икенче типтагы шикәр чире исә нәселдән ешрак күчә. Әгәр ата-ананың икесе дә шушы төрдәге шикәр чире белән авырса, ул һичшиксез балага да күчәчәк.

Шикәр чире ач тору, диетада утыру аркасында да пәйда була аламы?

– Юк, бу мөмкин түгел. Диета, киресенчә, организмга файдага гына булачак.

Шикәр чиреннән ничек сакланырга?

– Моның өчен иң беренче чиратта гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга кирәк. Симерүдән сакланыгыз. Көндәлек рационда катлаулы углеводлар, аксым булсын. Чистартылган углеводлы ризыкларны, киресенчә, чикләү хәерле. Җиләк-җимешне дә ел әйләнәсе түгел, сезонында да гына ашау хәерле. Алар составында шикәр күп. Шикәр чирен кисәтү өчен хәрәкәт тә кирәк. Йокы режимын да бозарга ярамый.

Врезка

Шикәр нормасы:

ач карынга –3,5–5,5 ммоль/л;

ашаганнан соң – 8,8 ммоль/л;

йөкле хатын-кызларның

(ач карынга) –3,3–6,6 ммоль/л.

 

 

 

 


Фикер өстәү