Нефролог: «Витаминлы тамызгычларның бер файдасы да юк. Ул акча тозагы гына»

Казанда витаминлы тамызгыч (капельница) аркасында 30 яшьлек ир-ат үлгән! Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне үз контроленә алган.

Фаҗига бу атнаның чәршәмбе кичендә булган. Декрет ялындагы хатын, таныш косметологына шалтыратып, витаминлы тамызгыч, ягъни капельница куюын үтенә. Аның ярдәмендә тәнендәге шешенгән урыннардан котылмакчы була ул. Аңа ияреп, ире дә, витамин тамыздырып, иммунитетын ныгытмакчы була. Әмма косметолог эшен тәмамлагач, ирнең дә, хатынның да хәле авырая. Алар кан коса башлый, температуралары күтәрелә. Ахыры аянычлы була: табиблар хатынны коткарып өлгерә, иренең исә гомере өзелә.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә ышансаң, тамызгычка витамин урынына исерекләрне айныта торгач сыекча салган булырга мөмкиннәр. Анысын тикшерү күрсәтер. Бу очракта шунысы бәхәссез: витаминлы тамызгычларның файдасын шик астына куйган тагын бер мисал бу. Табиблар мондый ысул белән сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләргә сак булырга кирәклеген гел искәртеп тора югыйсә. Бу аңлашыла да. Соңгы арада мондый ысул аеруча киң таралды. Фәлән минут дәвамында махсус система астында ятасың да, организм үзенә кирәкле бөтен витамин, файдалы матдәләрне ала, янәсе. Һәрхәлдә, бу эш белән шөгыльләнүчеләр шулай дип ышандыра. Витаминлы тамызгычлар ярдәмендә иммунитетны ныгытудан башлап, матдәләр алмашын яхшырту, ябыгу, организмны яшәртү, бавыр-бөер эшчәнлеген, кан әйләнешен яхшырту кебек берсеннән-берсе ымсындыргыч нәтиҗәләр вәгъдә итә алар. Кызганыч, шушы вәгъдәләр белән беррәттән, корбаннар турында да әледән-әле ишетеп торырга туры килә. Казандагы очрак беренчесе генә түгел. Сәламәтлек ярдәмендә акча эшләүчеләр булганда, аңлашыла инде, соңгысы да булмаячак.

Табиб-терапевт, нефролог, диетолог Регина Ахунҗанова соңгы арада популярлашып киткән витаминлы тамызгычларның сәламәтлеккә зыяныннан башка бер файдасы да юк, дип кисәтә. Система астында ятып, организмны берьюлы әллә ничә төрле витамин белән баетудан гыйбарәт ул.

– Мондый система аша организмга натрий хлоридында эретелгән витаминнар керә. Шул ук вакытта аларга беркайда да теркәлмәгән, бернинди тикшеренү узмаган законсыз матдәләр дә салына. Мисал өчен: тәндәге пигмент тапларын, җыерчыкларны бетерә дип саналган витаминлы катнашма составында С витамины, альфа-липой кислотасы һәм глутатион дигән матдә бар. Соңгысы организмны тәмәке тартканда, кояшта пешкәндә пәйда булган зарарлы матдәләрдән саклый. Ул организмда секунд саен бүленеп чыгып тора һәм яшь барган саен, аның күләме кими. Аны бернинди дару, витаминлы системалар ярдәмендә дә арттырып булмый, – ди табиб.

Регина Ахунҗанова белдерүенчә, табиб белән киңәшләшмичә генә шушы витаминлы катнашмалардан файдаланучылар арасында кан басымы чамадан тыш күтәрелгән, хәтта микроинсульт кичергән кешеләр дә булган.

– Организмга система аша кертелгәндә глутатион эндотоксин бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә кеше аңсызланып егылырга мөмкин. Альфа-липой кислотасы исә шикәр чире китереп чыгара ала. Кешедә С витаминына кытлык булмаган килеш, организмга система аша шушы витамин кертелгән очракта кан китәргә мөмкин. Күргәнегезчә, мондый препаратларның бер файдасы да юк. Акча тозагы гына бу. Витаминлы тамызгыч уртача 3–5 мең сумга төшә. Санап карасаң, үзкыйммәте 300 сумга гына чыга. Мондый хезмәткә реклама ясар алдыннан блогерлар да кат-кат уйлансын иде, – ди ул.

Тагын берничә факт

– Организмга кергән С витамины күләме чамадан тыш артып китсә, бөергә таш утыра.

– Кальций артык күп булса, кешенең күңеле болгана, коса, эче ката.

– Минераль матдәләр нормадан артып китсә, кандагы электролитлар дәрәҗәсе бозыла. Бу, үз чиратында, аритмиягә китерә.

– Организмга кергән А витамины нормадан артык булса, эчке әгъзаларның эшчәнлеге бозыла.

Истә тот!

Йөрәк-кан тамырлары, бөер-бавыр авыруларыннан интеккән, хроник авырулары булган, яман шеш диагнозы кешеләргә витаминлы системалар астында яту тыела!

 


Фикер өстәү