Бер әбинең мәете табылган картлар йортыннан фотолар пәйда булды

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре өлкән яшьтәге берничә дистә кеше яшәгән коттеджга тентү белән кергән.

Егермеләп пенсионер тотылган, шулай ук бер әбинең мәете табылган пансионаттан фотосурәтләр пәйда булган. Аларны Татарстан Прокуратурасы үзенең телеграм-каналында урнаштырган.

Фотосурәтләрдән картларның нинди шартларда яшәве күренә. Бөтен җирдә әйбер, кием-салым, азык-төлек тутырылган пакетлар аунап ята. Гомумән, биредә ничектер яшәүне күз алдына да китереп булмый.

Котчыкмалы шартларга ия булган картлар йорты турында бүген иртән мәгълүм булган: бирегә хокук саклау органнары тентү белән кергән. Анда яңа гына вафат булган бер әбинең мәете табылган. “KazanFirst” үз чыганагына таянып язганча, биредә сүз “кара” риелторларның өлкәннәрне йөзләрчә миллион сумлык милкеннән мәхрүм итүе турында барырга мөмкин.


Бу эшне прокуратура үз контроленә алган. Күзәтчелек ведомствосы, иминлек таләпләре һәм санитария нормалары үтәлмәүнең ачыклануы сәбәпле, пансионатны ябуны таләп иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү