ПЖКХ идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов Дәүләт Советына бу җәһәттән закон проекты керткән.
Дәүләт Советының “Бердәм Россия”дән сайланган депутаты Евгений Чекашов (Татарстанның көнбатыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – ПЖХК идарәче компаниясе генераль директоры) республика парламентына республика Административ хокук бозулар турында кодексының “Калдыклар җыю, туплау һәм чыгару эшләрен башкаруга кагылышлы төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен бозу” дигән яңа статьясында штрафлар билгеләүне күздә тоткан закон проектын керткән.
Шулай итеп, аерым алганда, калдыклар җыю мәйданчыкларын төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, мондый мәйданчыкларда чүпне алып китүгә комачаулыклар тудырган өчен, каты көнкүреш калдыкларына кермәгән чүпләрне ташлаган өчен штрафлар кертү тәкъдим ителгән.
Штраф күләме гади халык өчен 1-2 мең мең сум, вазыйфаи затлар өчен 15-30 мең сум, оешмалар өчен 200-500 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Ә инде чүп ташлау кагыйдәләрен кабат бозган очракта гади халыкка штраф күләме 2-5 мең сумга, вазыйфаи затларга – 30-50 мең сум, оешмаларга 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat